25 гыйнвар 2021 яңалыклары
-
Түбән Кама ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре юлда машинасы ватылган иргә ярдәм иткән
Рота командиры урынбасары Альберт Килдеяров һәм юл-патруль хезмәте инспекторы Иван Басорин Ильинка янындагы юлда “Опель” машинасының торуына игътибар иткән.
-
Дүшәмбе көнне Сүбәләк юлында йөк машинасындагы чүп яна башлаган
Шаһитлар белдерүенчә, машина йөртүче тиз арада кузовтан чүпне бушатып өлгергән.
-
Урамда җылыту сәбәпле, бүгеннән Покровское – Кызыл Чишмә арасында боз кичүе ябылган
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе белдерүенчә, эшли башлавы турында аерым хәбәр ителәчәк.
-
Түбән Камада машина караңгыда бер кызны бәрдергән
Дәүләт инспекциясенең матбугат хезмәте белдерүенчә, зыян күрүче киеме өстендә уткайтаргыч элементлар булмаган.
-
Журналист, нәфис сүз остасы һәм телевидение алып баручысы Илдар Кыямовка Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелде
Бу хакта Карарга республика Президенты Рөстәм Миңнеханов имза куйган.
-
Кочакла мине
шигырь
-
Малайга әти тәрбиясе бик кирәк
«Улыма – дүрт яшь. Ул бигрәк йомшак күңелле. Тиз «җебеп төшеп», еларга тотына. Аннан ничек чын ир үстерергә? Диана Әһлиева».
-
Түбән Камада – Раштуа
Быел Раштуа бәйрәме беренче тапкыр яңа форматта – халык иҗаты йорты янындагы мәйданчыкта оештырылды.