Фидакарь хезмәтләре өчен
Казанда галимнәргә, табибларга, мәдәният хезмәткәрләренә һәм предприятиеләр эшчеләренә – барлыгы 48 кешегә Россия һәм республика бүләкләре тапшыру тантанасы узган.
Бүләкләнүчеләр арасында түбәнкамалылар да бар. «Түбән Кама Нефтехим» предприятиесендә аппаратчы булып эшләгән, хәзерге вакытта лаеклы ялда булган Фәрит Миргалиев «Россиянең атказанган химигы» исеменә лаек булган. Шул ук предприятиедә 39 ел хезмәт куйган Татьяна Киринага II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орден медале тапшырылган.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев