18 декабрь 2018 яңалыклары
-
Рөстәм Миңнеханов Татарстан мәгариф учреждениеләренә 57 мәктәп автобусы ачкычлары тапшырды
Татарстанның мәктәп автобуслары автопаркында 770 транспорт чарасы исәпләнә, соңгы өч елда ул 225 берәмлеккә артты.
-
Казан WorldSkills 2019 чемпионатына волонтерлар әзерләү үзәге булды
Казанда узачак һөнәри осталык буенча дөньякүләм чемпионатта илнең барлык төбәкләреннән 3,5 мең волонтер җәлеп ителәчәк.
-
Күптәнге сугыш кайтавазы
Түбән Камада эзтабарлар отрядлары командирларының республика киңәшмәсе булып узды.
-
Күңелле һәм файдалы итеп уздырыйк
Түбән Камада Яңа елга әзерлек тулы куәттә бара: микрорайоннарда бәйрәм шәһәрчекләре төзелә, балалар бакчаларында сабыйлар җырлар-биюләр өйрәнә, яңа ел программалары әзерләнә... Әзерлек эшләре турында шәһәр һәм район җитәкчеләре киңәшмәсендә шәһәрнең Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Баландин сөйләде.
-
Файдалы эштә катнаштылар
Авыру кешеләрнең гомерләрен саклап калу максатыннан, Түбән Камада кан бирү буенча акция узды. Аны «След» эзләү отряды волонтерлары игълан итте. Чарага шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге әгъзалары кушылды. Акциядә барлыгы 41 кеше катнашып, 20 литр кан җыелды.
-
Фидакарь хезмәтләре өчен
Казанда галимнәргә, табибларга, мәдәният хезмәткәрләренә һәм предприятиеләр эшчеләренә – барлыгы 48 кешегә Россия һәм республика бүләкләре тапшыру тантанасы узган.
-
Ут булмый
Түбән Камада электр үткәргеч линияләренә ремонт ясау сәбәпле, 20 декабрьдә кайбер йортларда ут булмаячак:
-
Белемнәрен күрсәттеләр
32 нче гимназиядә республикакүләм фәнни-практик конференция узды. Анда Татарстанның төрле районнарыннан мәктәп укучылары килгән.
-
«Туры элемтә»нең вакыты үзгәрә
Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин белән ел йомгаклары буенча НТР24 телерадиокомпаниясе үткәрә торган «Туры элемтә» тапшыруының вакыты, нигезле сәбәпләр аркасында, 20 декабрьдән киләсе атнага күчерелә. Төгәл вакытын алдагы санда язарбыз. Шулай ук НТРның рәсми сайтындагы хәбәрләрне карап барыгыз.
-
Комачаулык тудырмыйк
Түбән Камада карны җыярга комачаулаган 25 автомобиль хуҗасына штраф салынган.
-
Йортыбызны төзекләндерделәр
2018 елга күчкәндә Яңа ел төнендә төш күрдем: имеш, безнең 94 нче йорт бөтенләе белән ап-ак икән. Матур инде, билгеле. Яхшыга юрадым.
-
Тукай исеме – мәңгелек
Узган гасыр башындагы борылыш чорында Тукайны борчыган сораулар бүген дә актуаль. Менә шуның өчен без бүген тагын Тукайга мөрәҗәгать итәргә тиеш.