18 апрель 2017 яңалыклары
-
Чибәр булу – табигый теләк
Дмитрий Киселев Түбән Камада маммология бүлеге мөдире буларак билгеле, ул, шулай ук, хирург-онколог та. Дмитрий Иванович 14 ел буе пластик операцияләр дә ясаган. Сүзләренә караганда, пластик хирургия аныӊ өчен күб-рәк бик тә кызыклы һәм файдалы хобби булган. - Кеше һәр яктан гүзәл булырга тиеш. Аныӊ гәүдәсе матур булмаса, күӊеле дә...
-
Тиз арада сафландыру...
Көтмәгәндә танышларыгыз шалтыратып, иртәгә кунакка чакырды, ди. Кая гына барса да, һәр асылбикә үзенә кызыктырырлык итеп яшь һәм матур булып күренергә тели. Косметолог Светлана Долженко, бит тиресен тиз арада сафландыру өчен, маскаларның берничә төрен тәкъдим итә. 1. Чәй. Күзләр астындагы каралы-зәңгәрле таплар һәм бераз шешенү беркемне бизәми. Бу вакытта кечкенә...
-
Файдалы да, матур да
«Чәчләрем кара төстә булса да, кашларым табигатьтән аксылрак һәм сирәк. Аларны гел буяп торам. Көн саен карандаш белән сызу уӊайсыз, буяу кыйммәт һәм озакка җитми. Хәзер күп кенә хатын-кызлар «татуаж» ясата, тик энәдән куркам. Нишләргә? Миләүшә» . Бу сорауга җавапны перманент макияж («татуаж») мастеры Анжела Андрианова бирде: - Бүгенге көндә...
-
Коймаклы торт
Әзерләү күп вакыт алмаган рецептларның чираттагысын тәкъдим итәбез. Монысы - «Коймаклы торт» дип атала. Пешерү сере белән даими укучыбыз Рәзинә Әхмәтшина уртаклашты. Аның сүзләре буенча, мондый тортны хәзер барлык танышлары да пешерә икән. Камыр өчен: йомырка - 6 данә, «разрыхлитель» - 1 пачка (11 граммлысы), шикәр комы - 1 стакан,...
-
Очрашыйк, күңел ачыйк
Түбән Камада «Халкыбыз хәзинәсе» проекты уңышлы гына тормышка ашырыла. Халыклар дуслыгы йортында җиде авыл вәкилләре булды. Проект авторы, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге башкарма директоры Вәсилә Исмәгыйлева әйтүенчә, төп максат - шәһәрдәшләрне районыбыз авылларының тарихы, мәдәнияте белән таныштыру, анда яшәүчеләрнең осталыкларын күрсәтү. Чараның беренче өлеше - кул эшләнмәләре күргәзмәсе,...
-
Соңгы көнгә калмагыз
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 2017 елның икенче яртысы өчен «Туган як»ка язылу бара. Йорт адресыгызга китерү өчен (почтада яки редакциягә килеп язылырга): тулы комплектка язылу - 648 сум, җомга саннарына 546 сум тора. Альтернатив язылу бәясе (бары тик редакциянең үзенә килеп языласы): газетаны редакциянең үзеннән килеп алучыларга - 300 сум, үзегезгә...
-
Чүп-чардан котылабыз
Алдан хәбәр иткәнебезчә, 1 апрельдән Татарстанда шәһәр һәм авыл территорияләрен чүптән чистарту буенча санитар-экологик икеайлык башланды. Җитәкчеләрнең узган «эшлекле дүшәмбе киңәшмәсе»ндә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Денис Баландин, Түбән Камада әлеге акциянең барышы турында мәгълүмат бирде. 1 апрельдә уздырылган беренче өмә көнендә торак-коммуналь хуҗалыкларның идарәче компанияләре хезмәткәрләре, җитәкчеләр,экология...
-
Видео аша белешмә
Түбән Кама күпфунк-циональ үзәктә (МФЦ) клиентларга виртуаль хезмәтләр өчен терминал куйганнар. Аның ярдәме белән гражданнарны видеоконференция режимда кабул итү мөмкин булачак. Яңа проект кысаларында Пенсия фон- дыннан «страховать» ителгән кешенең шәх-си счетыннан язу, пен- сия күләме турында белешмә, Пенсия фон- дыннан белешмә мәгъ- лүмат алырга була. Шулай ук, түбәнка-малылар, сораула-...
-
Фермерлар турында да сөйләштеләр
Түбән Кама шәһәре һәм районы Советларының чираттагы сессияләре булды. Анда 2016 ел өчен шәһәр һәм район бюджетларының үтәлеше, шәһәр һәм район Советларының 2017 елга бюджет турындагы карарларга үзгәрешләр һәм төзәтмәләр кертү мәсьәләләре каралган иде. Сессия эшендә муниципаль район башлыгы Айдар Метшин, Дәүләт Советы депутаты Илсөя Мезикова һәм башка җитәкчеләр, депутатлар...