Көтмәгәндә танышларыгыз шалтыратып, иртәгә кунакка чакырды, ди.
Кая гына барса да, һәр асылбикә үзенә кызыктырырлык итеп яшь һәм матур булып күренергә тели. Косметолог Светлана Долженко, бит тиресен тиз арада сафландыру өчен, маскаларның берничә төрен тәкъдим итә.
1. Чәй. Күзләр астындагы каралы-зәңгәрле таплар һәм бераз шешенү беркемне бизәми. Бу вакытта кечкенә...
Көтмәгәндә танышларыгыз шалтыратып, иртәгә кунакка чакырды, ди.
Кая гына барса да, һәр асылбикә үзенә кызыктырырлык итеп яшь һәм матур булып күренергә тели. Косметолог Светлана Долженко, бит тиресен тиз арада сафландыру өчен, маскаларның берничә төрен тәкъдим итә.
1. Чәй. Күзләр астындагы каралы-зәңгәрле таплар һәм бераз шешенү беркемне бизәми. Бу вакытта кечкенә пакетларда сатыла торган чәй ярдәм итәр. Ике пакетны башта кайнар суга салыгыз, аннан суыткычта бүлмә температурасына кадәр суытыз һәм күзләр өстенә куегыз.
2. Кыяр. Кыяр хәзер барлык кибетләрдә сатыла. Аннан ясалган маска бит тиресен сафландыра һәм дымландыра, күз кабагындагы шешне киметә. Кечкенә кыярны угычта кырыгыз, аны биткә һәм күзләрегезгә каплагыз.
3. Бәрәңге дә бит тиресен тиз арада тәртипкә китерә ала. Аны әрчеп, угычта кырып, битегезгә каплагыз. Бәрәңгедәге калий, күз кабагындагы артык сыеклыкны үз эченә ала һәм шешенү билгеләрен киметә. Кырылган бәрәңгегә 1 кашык сыек каймак яки зәйтүн мае салыгыз.
4. Бал. Бит тиресе кипкәндә һәм кубакланганда зәйтүн мае яки йомырка сарысы кушылган балны сылагыз.
5. Әфлисун. Биттәге кызыл төсне һәм майны әфлисун маскасы бетерер. Яңа гына сыгылган сокны (2 аш кашыгы) йомырка агы белән бутап, 1 аш кашыгы зәйтүн мае салыгыз һәм биткә сылагыз. Аллергия булган очракта, бу масканы кулланмагыз.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Нет комментариев