14 февраль 2012 яңалыклары
-
Гаилә фермалары арта
Моннан утыз еллар элек, әле социализм чәчәк аткан заманда, авыл хуҗалыгында терлекчелек буенча уздырылган семинарда бер эре белгечнең: «Колхоз-совхозлар яшәгәндә, илебездә авыл хуҗалыгы продуктларына кытлык булмаячак. Социализмның бу казанышы - күп кенә чит илләргә үрнәк. Әнә, Америкада авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү шәхси кулларда. Ләкин алардагы шикелле фермер хуҗалыклары белән генә...
-
«Ел хатын-кызы» конкурсында
Менә берничә ел инде, шәһәребездә 8 Март бәйрәме якынлашкан бервакытта «Ел хатын-кызы» конкурсы үткәрелә. Бу юлы анда 17 гүзәл зат катнашты, алар арасында төрле һөнәр ияләре - укытучы, хореограф, шәхси эшмәкәр, технолог һ.б. бар иде. Узган атнада Түбән Кама татар дәүләт драма театрында үткәрелгән бу ярышта катнашучыларны муниципаль район башлыгы...
-
Митинг уздырыла
15 февральдә сәгать 10да шәһәребездәге сугышчы интернационалистлар һәйкәле янында Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көненә багышланган митинг үткәрелә. Һәйкәл янына Әфганстан сугышында катнашкан элекке Совет солдатларын, аларның ата-аналарын, якын туганнарын һәм барлык шәһәрдәшләрне килергә чакыралар.
-
Моннан илле ел элек...
1962 елда, ягъни моннан ярты гасыр элек төшереп алынган бу фотоны редакциябезгә Түбән Каманың сәламәтлек саклау ветераны Фатыйх ага Хәйбуллин алып килгән иде. Биредә сез шул чагында Зур Афанас авылы дәваханәсендә эшләгән медикларны күрәсез. Бәлки, аларның кайберләре шушы фотоны газетада күреп, үзләрен һәм бергә эшләгән иптәшләрен танырлар. Ак халатлы бу...
-
«Тургай»бакчасыннан - «Бәләкәч»кә
Оныгым Динараны яшь ярымнан шәһәребездәге «Тургай» исемле 8нче бакчага бирдек. Кызыбыз ул бакчага бик яратып йөрде. Безнең балаларны үзләренекедәй яратучы бакча мөдире Әлфия Әюповага, оныгыбызны дөнья танырга өйрәтүче ягымлы тәрбиячеләр Альбина Әхмәтовага, Гөлфинур Хәбибуллинага, Гөлфира Нуруллинага, Гөлназ Камаевага һәм няняларга, балаларның сәламәтлеге өчен кайгыртучы шәфкать туташларына, тәмле ризыклар әзерләүче пешекчеләргә...
-
Өйдә — кайнар, ә бакчада — «горячий»
Мин, татар кешесе буларак, үз милләтем, халкым язмышы өчен борчылып яшим. Үзе татар булып та, чиле-пешле русча сүзләр кушып сөйләгән кешегә нәфрәт белән карыйм. Кемнәрдер бу проблеманы гаиләдән килә, ди, кайберәүләр балалар бакчаларын, мәктәпләрне сәбәп итеп куя. Кайсылары хаклыдыр?.. Минем улыма уналты яшь. Ул өйдә, бер генә рус сүзе дә...
-
Азык җыйдым җанга
Шәһәребездә булган бер очрашуда шагыйрь Разил Вәлиев әйтәнчә, мәчете, театры, музее булган халык - бәхетле халык ул. Бу яктан, чыннан да, бәхетле без. Шәһәрдәге үзәк мәчет юлыннан кеше өзелми; театрның да залы тамашачы белән тулы була. Кем белән генә сөйләшсәң дә, «оста уйныйлар, бөтен премьераларын карап барабыз», дип әйтәләр. Музейда...
-
Ә сез нишләр идегез?..
Айныткычларны япкач, исерекләр тагын да күбәйде кебек. Урамда аунап яткан кешене күрсәң, полициягә шалтыратып булмый: дежур частька илтер өчен, кешенең исерек булуы гына җитми, ул берәр җинаять эшләргә, һичюгында, хатынын кыйнарга тиеш. Нәтиҗәдә, лыкынганчы эчкән адәм, «Ашыгыч ярдәм»не эштән аерып «алкоголь белән агулану» диагнозы белән дәваханәгә озатыла. Әйтерсең, чын авырулар...
-
Хөрмәткә лаек кеше ул
Камил Хәбир улы Фатыйхов белән мин күптәннән таныш. Түбән Кама аксакаллар шурасында бергә эшлибез. Ул шура рәисе булганда, аңа соклана идем. Барыбызга караганда яшьрәк булса да, таләпчәнлеге, күпкырлы белеме, кешеләргә карата яхшы мөнәсәбәте һ.б. белән үрнәк булды. Яшермим, гомер юлымда аның кебек кешеләрне сирәк очраттым. Ирексездән, каян килгән бу кешегә...
-
Чечняга киттеләр
Узган якшәмбедә Түбән Кама тугыз полициясенең тугыз хезмәткәре Чечен республикасының Гудермес шәһәренә командировкага китте. Аларны озатырга ата-аналары, хатыннары, балалары һәм хезмәттәшләре җыелган иде. Эчке эшләр идарәсенең төрле подразделениеләрендә хезмәт итүче егетләребез алты ай дәвамында Чечняда җирле хокук сагы органнарына тәртип сакларга ярдәм итәчәк һәм август башында Түбән Камага әйләнеп кайтачак....
-
Саклану зыян итми
Татарстан белән янәшә генә урнашкан Оренбург өлкәсендә дуңгызларда Африка чумасы башланып китүе теркәлгән. Таралган урынының республикабыз чигеннән 160 километр ераклыкта гына булуы сәбәпле, йогышлы терлек авыруының безнең республикага үтеп керү ихтималы да бар. Шуңа күрә, әлеге төбәктән үсемлек һәм терлекчелек продуктлары кертмәү максатында, ГАИ хезмәткәрләре белән берлектә ветеринария хезмәткәрләренең дежур...
-
Җәлилгә кайчан һәйкәл булыр?
Татар халкының патриот шагыйре Муса Җәлилнең тууына 15 февральдә 106 ел була. Сугыштан соңгы елларда шагыйрьнең исемен мәңгеләштерү максатында республикада зур эшләр башкарылды: шәһәр урамнарына, уку йортларына аның исемен бирделәр, күп кенә урыннарга һәйкәлләрен куйдылар. Бу эш әле дә дәвам итә. Тик безнең шәһәрдә генә әллә кайчан вәгъдә ителгән һәйкәл...