10 октябрь 2017 яңалыклары
-
Өлкәннәрне хөрмәтләделәр
Шәһәребездәге иң зур мәктәпләрнең берсе - 29нчы мәктәп коллективы, өлкәннәр көнен бәйрәм итүгә быел аеруча җаваплы карап, башка елгыдан җанлырык, өлкәннәрнең йөрәк кылларын тибрәтердәй, хезмәт җимешләрен балаларында оныкларында күреп сөенерлек, горурланырлык итеп уздырдылар. Бәйрәм сценариен татар һәм рус театрлары түгәрәкләре җитәкчеләре Ләйсән Хәнәфиева һәм Наталья Николаева язганнар, кичәне дә алар...
-
Горурланабыз!
Яхшылар арасында - безнекеләр 5 октябрьдә Россия укытучылары, шул исәптән Түбән Кама укытучылары да котлаулар кабул итте. Мөгаллимнәребез шәһәр һәм район данын һәрдаим яклап килде. Менә быел да «Белем бирү өлкәсендә Татарстан Республикасының иң яхшы муниципаль командасы -2017» номинациясендә Түбән Кама мәгариф идарәсе иң яхшылар рәтендә. 10нчы мәктәп (директоры Андрей...
-
Ленар өчен тавыш бирик
Россия Эчке эшләр министрлыгы игълан иткән «Народный участковый - 2017» конкурсының икенче этабы башланды. Бу этапта Түбән Кама данын Түбән Кама районы эчке эшләр идарәсенең полиция участок инспекторы Ленар Ибраһимов яклаячак. Беренче этапта аның өчен тавыш бирүчеләр күбрәк булды. Икенче тур 16 ок-тябрьгә кадәр дәвам итә. Иң күп тавыш җыючы...
-
Вандаллыкка юл куймыйк
«Һ» хәрефенә охшаган аяклы һәм арка терәгечле эскәмияләргә утырып торуы бик уңайлы икәнен барыбыз да белә. Андый утыргычлардан күп шәһәрләрнең паркларында файдаланалар. Бервакыт урман янында урнашкан мәктәп яныннан узып барганда шуңа игътибар иттем: утыргычлар бер-берсенә таба борып, бик якын куелган. Аз гына узсам, тагын шул ук хәл: ике утыргыч, хәтта...
-
Тәҗрибә уртаклаштылар, шәһәрне карадылар
Узган атнада Түбән Камада журналистларның Media Proof - 2017 форумы узды. Ике көн дәвамында барган әлеге чарада илебезнең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән барлыгы 400дән артык кеше катнашты. Форум шәһәр администрациясе ярдәме белән оештырылды. Чыннан да, форумга килүчеләр арасында Екатеринбург, Түбән Новгород, Тверь, Псков шәһәрләре вәкилләре дә бар иде. Хәтта...
-
ЯҢАЛЫКЛАР
Депутат кабул итә 12 октябрьдә 16.00-18.00 сәгатьтә «Бердәм Россия» партиясе Түбән Кама җирле бүлегенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә (Студентлар ур., 9) шәһәр Советы депутаты Василий Филиппов халыкны кабул итә. 41-71-95 телефоны аша язылырга яки өстәмә мәгълүмат алырга була. *** Шәһәрне яшелләндереп Түбән Камада «Яшел дулкын» акциясе дәвам итә. 15 октябрьгә...