Эшкә йөрү - уңайлырак
Түбән Камада 8а автобус маршрутына үзгәрешләр кертелде. Бу турыда medianknh.ru сайты хәбәр итә.
Бу 47нче микрорайон төзелеше тәмамланып, йортларда кешеләр яши башлауга бәйле. 8а маршруты автобусы 6.35 сәгатьтә Төзүчеләр урамы, 59нчы йорт янындагы тукталыштан кузгалып, «Тынычлык урамы, 73» тукталышына кадәр, аннары Сөембикә урамы буенча гадәти маршрут...
Эшкә йөрү - уңайлырак
Түбән Камада 8а автобус маршрутына үзгәрешләр кертелде. Бу турыда medianknh.ru сайты хәбәр итә.
Бу 47нче микрорайон төзелеше тәмамланып, йортларда кешеләр яши башлауга бәйле. 8а маршруты автобусы 6.35 сәгатьтә Төзүчеләр урамы, 59нчы йорт янындагы тукталыштан кузгалып, «Тынычлык урамы, 73» тукталышына кадәр, аннары Сөембикә урамы буенча гадәти маршрут белән китә.
«Боз»
кузгалды
Шушы көннәрдә Түбән Камада Дәүләт хезмәтләре көне узды. Аның максаты - хөкүмәт белән электрон бәйләнеш мөмкинлекләре турында халыкка аңлату.
Шәһәрдә һәм Кама Аланында ЕСИА системасында теркәлү һәм дәүләт хезмәтләре белән куллану буенча өлкәннәрне, студентларны, мәктәп укучыларын өйрәтү көн дәвамында барды. Барлыгы 228 кеше теркәлде. Муниципаль район ЕСИА системасында 63 мең кеше исәптә тора.
Күбесе
башкарылган
Кама Аланының Яшьләр скверындагы мәйданчыкта төзү-монтажлау эшләре тулы куәттә бара.
Җәйге амфитеатр тулысынча төзелгән, җәяүлеләр өчен урыннарда брусчатка җәелгән, яктырткычлар урнаштырылган. Теннис һәм воркаут, балалар уен мәйданчыкларына бетон нигез салыначак, күләгә навесларына терәкләр беркетелә башлады һ.б. Әлбәттә, мәйданчыкта эскәмияләр һәм чүп савытлары урнаштырылачак.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Нет комментариев