8 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Түбән Камалы хат ташучының акчасын урлаган
Түбән Камада гаепләнүчеләр эскәмиясенә 24 яшьлек шәһәрдәшебез эләккән, ул хат ташучының 45 мең акчасын урлаган. Тикшерү эше буенча, август аенда Владислав Федоров, зыян күрүченең фатирына кереп, аның акчасын урлаган. Әйтергә кирәк, хат ташучы аның туганы булып чыга. Туганы, акчаны суыткыч эчендә яшергәнен, егет каян белгәнен билгеле түгел. Ләкин шунсы билгеле,...
-
Үзгәрүчән һава торышы
Бүген шәһәр урамнарына 32 берәмлек махсус техника чыгып, тагын кырыгы ишегалларында эшли. Шулай гадәти булмаган һава шартлары нәтиҗәләре белән көрәшүгә коммуналчылар бар көчләрен куялар. Аяк астының кар боткасына әйләнүе юлларда да куркыныч тудыра. Чөнки бүген иртәдән алып көне буе яңгыр яуды. Көтмәгәндә һава торышы үзгәрде дә куйды. Кичә җир өстен...
-
Билгеләнү
Түбән Кама муниципаль районы башлыгы боерыгы белән, Павел Игоревич Маслаков муниципаль район башлыгының нефть химиясе промышленность паркы үсеше мәсьәләләре буенча киңәшчесе итеп билгеләнде. Ул 1984 елда туган. Ике югары белемгә ия - Мәскәү дәүләт халыкара мөнә- сәбәтләр иститутын һәм Лондон Империя колледжын тәмамлаган. Нефть химиясе тармагында эш тәҗрибәсе бар: «Нижнекамскнефтехим»,...
-
Мәчеткә манара куелды
Бүген Борокта сөенечле вакыйга - иман йортына манара урнаштыру. Аның гомум биеклеге 21 метрны тәшкил итә. Борокта яңа мәчеткә манара куелды. Иман йорты Чистай трассасыннан ерак түгел, авылга керү юлында урнашкан. Борок - рус авылы булып саналса да, анда төрле милләт вәкилләре дус-тату яши. Православие динендәге рус халкы өчен юл...
-
Түбән Камада эшче 20 метр биеклектән егылып төшкән
Түбән Камада "ТАНЕКО" ның төзелә торган сәнәгать зонасы объектларының берсендә 20 метр биеклектән эчше егылып төшкән. Әлеге хәл 7 ноябрьдә килеп чыга. 47 яшьлек ир-ат монтаж эшләрен алып барган була. Бәхеткә, ул исән кала. Ләкин сәламәтлегенә зур зыян килә: умыртка баганасы, оча сөяге сына, эшче ябык баш мие травмасы һәм...
-
Көчебез – бердәмлектә
Халыклар бердәмлеге көнендә Түбән Кама җирлегендә яшәүче төрле милли җәмгыятьләр вәкилләре Халык иҗаты йортына бәйрәмгә җыелды. Фойега килеп керүгә, тамашачыны, үзенә күрә бер күңелле концерт каршы алды. «Талир тәңкә» ансамбленең җырлары, башкортларның биюләре һ.б. күңелләрдә бәйрәм рухы уятты. Зур зәвык белән оештырылган күргәзмәләр исә шәһәребездәге төрле милли җәмгыятьләрнең мәдәнияте, эшчәнлеге...
-
Мәктәпкә 100 ел
Красный Ключ бистәсендә беренче мәктәп төзелүнең 100 еллыгын үткәрделәр. Архив белешмәләрендә язылганча мәктәп Октябрь революциясенә кадәр, атаклы сәүдәгәр Стахеев кушуы буенча төзелгән. Беренче елларда биредә укытучыларны әзерләү курслары уздырыла. 100 ел эчендә мәктәп 4 мәртәбә урынын алыштыра. Хәзерге бина 80 нче елларда төзелгән. Чакырылган кунаклар арасында да күп кеше бар...
-
“Ел китабы” конкурсында ике Түбән Камалы катнаша
"Ел китабы" конкурсы башланды. Быел татар телендә иң укыла торган проза китабы номинациясендә ике язучы катнаша. Фәтхулла Абдуллин һәм Нурзия Мирхазова. Иң популяр китап республика җәмәгать китапханәләрендә оештырылган укулар нәтиҗәсе нигезендә билгеләнәчәк. Бу конкурс кысаларында язучылар белән очрашулар да узарга мөмкин. Фәтхулла Абдуллинның "Чүл бүресе" китабында урын алган повестьлар һәм...
-
Түбән Кама татар дәүләт драма театры артистлары Казахстан фестивалендә җиңүгә ирешә
Түбән Кама татар дәүләт драма театры артистлары Казахстаннан кайтты. Шушы көннәрдә Талдыкорган шәһәрендә алтынчы халыкара театр фестивале узды. Артислар тамашачыга Чынгыз Айтматовның "Анам кыры" спектаклен тәкъдим иттеләр. Артистлар фестивальдән җиңү белән кайттылар. Чыңгыз Айтматовның «Анам кыры» повесте буенча сәхнәләштерелгән спектакль- ана истәлекләренә корыла. Режиссеры - Рөстәм Галиев. Классик әсәрне тамашачыга...