6 декабрь 2016 яңалыклары
-
Барысы да азыкның сыйфатына бәйле
Соңгы ярты ел эчендә Түбән Кама районы сөт җитештерү буенча республикада 23нче урыннан 9 нчы урынга күчкән. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән кичә - 5 декабрьдә алынган мәгълүматларга караганда, хәзерге вакытта да күрсәткечләрне киметмиләр, көнгә һәр сыердан уртача 13,3 килограмм сөт савыла. Бу, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 500...
-
Балаларга багышлап
Шәһәр ЗАГС идарәсе уздырган «Түбән Кама балалары-2016» фотоконкурсында җиңүчеләр мәгълүм булды. Гаилә ныклыгын саклау, балада ата-анага хөрмәт тәрбияләү максатында оештырылган әлеге чара фотографларның да осталыгын үстерүгә, талантларны барлауга да ярдәм итәчәк. Конкурска тәкъдим ителгән фоторәсемнәр өч номинациягә бүленеп, аларда Гөлгенә Давыдова («Ана һәм бала»номинациясе), Руслан Исламов («ПАПУЛЯризация»), Гөлназ Мифтахова («Бергә...
-
ЮХИДИдә эшләргә теләсәгез
Түбән Кама эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ бүлеге, сәламәтлекләре яхшы, хәрби хезмәт узган, югары һәм урта һөнәри белемгә ия булган 35 яшькә кадәрге ир-атларны юл-патруль хезмәте инспекторы эшенә чакыра. Стажировка үткәннән соң, хезмәт хакы 32000 сумнан югары булачак дип вәгъдә ителә. Шулай ук РФ Эчке эшләр министрлыгы уку йортларында бушлай уку,...
-
Бакчачылар игътибарына
Бакчачылар игътибарына. Пассажирлар аз булу сәбәпле, 106 «З» маршруты автобуслары бары тик сишәмбедә һәм шимбәдә генә йөриячәк. Шул көннәрдә ул «Актүбә» диспетчерлык пунктыннан (үзәк базар артында) 8.00 һәм 13.30 сәгатьләрдә кузгалып китә. Аннан соң, узышлый, Ильинкага тукталып, атлар асрау хуҗалыгына кадәр барачак. Билет бәясе Ильинка карьерына кадәр - 40 сум,...
-
Килегез, язылыгыз
Килегез, язылыгыз Узган атнада редакциягә килеп «Туган як»ка язылучылар өчен чираттагы конкурс уздырылды. Бүләккә талантлы яшь җырчы Марат Фәйрушинның 4 декабрьдә Халык иҗаты йортында булачак концертына билетлар билгеләнгән иде. Әлеге бәйгедә җиңүчеләргә, телефоннан шалтыратып, редакциягә чакырып билетларын тапшырдык. Алар узган якшәмбе көнне концертны караганнардыр шәт. Шулай булса да, газета укучыларыбызга...
-
НТР каналында Түбән Кама башлыгы белән “туры элемтә” узачак
12 декабрь, Россиякүләм гражданнарны кабул итү көне уңаеннан, НТРда "туры элемтә" тапшыруы эфирга чыгачак. Кызыксындырган сорауларыгызны алдан ук 8 (8555) 40-07-70, 41-13-13 номерларына шалтыратып хәбәр итә аласыз. "Туры элемтә" 18:00 сәгатендә башлана
-
Бүген хәрби хезмәткә тагын 20 түбәнкамалыны озаттылар
Алар Преображенский полкында һәм Россиянең башка хәрби частьларда хезмәт итәчәкләр. Буран һәм җилгә булуына карамастан озату һәрвакыттагыча узды: дус-ишләр белән килү, туганнар белән хушлашу, булачак солдатны өскә чөю. Исемлек буенча тикшерү узгач, барысы да истәлеккә фотога төштеләр. Соңгы төркемне озату 9 декабрьдә планлаштырыла. Көзге кампания кысаларында хәрби хезмәткә барлыгы 300...
-
“Нефтехимик” командасы “Торпедо” белән күчмә уен үткәрә
Быелгы сезонда көндәшләр бер тапкыр очрашты. Бүген "Нефтехимик" командасы Түбән Новгородта "Торпедо"га каршы КХЛ чемпионатының чираттагы уенын үткәрә. Уен Мәскәү вакыты белән 19 сәгатьтә башлана. Быелгы сезонда көндәшләр бер тапкыр очрашты. Түбән Камада химиклар уенны овертаймга күчереп, бик матур җиңү яулады. Уен 6:5 исәбе белән тәмамланды. Әйтергә кирәк, Джефф Кинрейд...
-
Ихлас рухи-әхләки тернәкләндерү үзәгендә балаларга дин дәресләре бирелә
Ислам нигезләрен сигездән алып ундүрт яшькәчә 100гә якын бала өйрәнә. Укулар беренче октябрьдә генә башланса да, балалар инде күп нәрсәгә төшенгәннәр. Укулар "Ихлас" рухи-әхлаки тернәкләндерү үзәгендә алып барыла. Мәктәптә дәресләр тәмамлангач, кызлар монда килеп әдәп кагыйдәләрен үзләштерәләр, гарәп хәрефләрен язарга һәм танырга өйрәнәләр. Укулар атнага өч тапкыр үтә. Кызлар һәм...
-
“Исемең – билгесез, батырлыгың – үлемсез”
Түбән Камада Бөек Ватан сугышында вафат булганнарны искә алдылар. Әлеге чара Россиянең хәрби даны көне кысаларында үтте. Тантанага эзтабар отрядлары, бөек ватан сугышы ветераннары һәм иң мөһиме яшьләр килгән иде. Россиядә хәрби даны көне билгеләп уздылар. 75 ел элек Мәскәү янында Фашист илбасарларына каршы һөҗүм итү башлана. Әлеге көрәштә күпме...
-
Шәһәр яшьтәше...
Өченче номерлы мәктәпкә 50 яшь тулды. Бу вакыт эчендә уку йортында 178 чыгарылыш була, 3 меңнән артык укучы өлгергәнлеке аттестаты алган дигән сүз, шулардан 155-е медаль алучылар. Беренче катта ярты гасыр дәвамында җыйган фотолардан ясалган альбом күргәзмә оештырыла. Мәктәпләрен юбилее белән котларга уку йортын төрле елларда тәмамлаган укучылар килә. Игътибар...