Соңгы ярты ел эчендә Түбән Кама районы сөт җитештерү буенча республикада 23нче урыннан 9 нчы урынга күчкән. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән кичә - 5 декабрьдә алынган мәгълүматларга караганда, хәзерге вакытта да күрсәткечләрне киметмиләр, көнгә һәр сыердан уртача 13,3 килограмм сөт савыла. Бу, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 500...
Соңгы ярты ел эчендә Түбән Кама районы сөт җитештерү буенча республикада 23нче урыннан 9 нчы урынга күчкән. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән кичә - 5 декабрьдә алынган мәгълүматларга караганда, хәзерге вакытта да күрсәткечләрне киметмиләр, көнгә һәр сыердан уртача 13,3 килограмм сөт савыла. Бу, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 500 граммга артыграк.
Җәйге вакытта, витаминлы яшел азык белән тукландырып, сыерларның сөт бирүчәнлеген арттыру яки тотрыклылыкка ирешү артык зур мәшәкатьләр сорамый торган табигый хәл. Ул чорда, мөмкинлекләрдән тулысынча файдаланганда, терлекләрнең продуктлылыгы һәр елдагыча даими саклана. Ә менә, кышлату чорында, югары күрсәткечләргә ирешү өчен, әлеге тармакта эшләүчеләрнең һәрберсеннән зур тырышлык таләп ителә. Иң беренче чиратта, сыерның сөте - телендә, дигәнне онытмаска кирәк. Бу терлекләргә бирелә торган азыкның сыйфатлы булуы һәм туклану рационыннан оптималь файдалану, әлбәттә. Терлек азыгын өстәәләр һәм микроэлементлар белән баету да сөт җитештерүне арттыруда зур мөмкинлекләр бирә. Шул ук вакытта, кышлату шартларының яхшы булуы, терлекләрнең сәламәтлеген кайгыртуның һәм ветеринария чараларының тиешле дәрәҗәдә үтәлешен тәэмин итү дә мөһим факторлардан исәпләнә.
«Союз-Агро» җәмгыяте «Прикамский» региональ җитештерү комплексы сөт җитештерүдә район хуҗалыклары арасында алдынгы урынны били. Анда көнгә һәр сыердан уртача 16,7 килограмм сөт савыла. Әлеге комплекста нәкъ менә югарыда саналган таләпләр үтәлә.
«Кармалы» агрофирмасының да мактанырлыгы бар. Сыерларның һәрберсеннән тәүлеккә 13,1 килограмм сөт савып алалар. Бу узган елгы күрсәткечкә 2 килограммга якын өстәмә, дигән сүз. Аларда барлыгы 1760 баш савым сыер исәпләнә.Тулаем савым 23 тонналар тирәсе тәшкил итә. Бу күрсәткеч тә узган елгыдан 2,9 тоннага күбрәк. Агрофирма хезмәтчәннәре моңа терлекләрне дөрес тукландыру, технологияләрне дөрес үтәү нәтиҗәсендә ирешкәннәр.
Соңгы ярты елда, сөт саву буенча алдынгылыкны бирмәгән әлеге авыл хуҗалыгы җитештерү берләшмәләренең райондагы башка хуҗалыклар белән уртаклашырлык тәҗрибәләре шактый. Һәм терлекчелек белгечләре катнашында уздырыла торган укыту-гамәли семинарларда аларның әлеге уңышлары башкаларга да үрнәк итеп куела.
Фәрит ИМАМОВ.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Нет комментариев