2 декабрь 2011 яңалыклары
-
Авыл яшьләре форумында
Узган атнада Кама Аланында Түбән Кама районының авыл яшьләре форумы узды. Анда муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары Григорий Китанов һәм Альфред Нигъмәтҗанов та катнаштылар. Форумга, шулай ук, авыл җирлекләре башлыклары, мәдәният йортлары директорлары да килгән иде. Аларның киңәшләре белән авыл яшьләре арасында иң активларын районның яшьләр советына сайладылар. Ә...
-
Үги кызын көчләгән
30 яшьлек адәм актыгы үзенең җиденче класста укучы үги кызын көчләгән. Ул үзеннән биш яшькә олырак булган ике балалы хатынга өйләнгән. Боларның тагын ике баласы туган. 27 ноябрьдә иң кечкенә кызларының туган көнен бәйрәм иткәннән соң, бу ир 13 яшьлек үги кызын әнисе йоклаган бүлмәгә алып кергән һәм берәү дә...
-
Бәйрәм иткәннәр
Көне буе Аналар көнен бәйрәм иткәннән соң, бер исерек хатын өенә кайтыр урынга, аягын сындырып, дәваханәгә озатылган. 44 яшьлек бу хатын бер иптәшенә Аналар көнен бәйрәм итәргә килгән. Көне буе эчкәннән соң, төнге сәгать өчтә ул, хатын өенә кайтырга кирәклеген исенә төшергән. Иптәше, аны төн уртасында җибәрергә теләмичә, ишекне бикләп,...
-
Тормыштан иртә туйган
23 яшьлек ир асылынып үлгән. Прокуратураның өлкән тикшерүчесе А.Әбҗәлилов сүзләренә караганда, ул ир бер хатын белән яшәгән, беркая да эшләмәгән. 26 ноябрьдә бер шешә сыра эчеп, йокларга яткан. Иртәнге сәгать дүртләрдә уянган хатыны, ире янәшәсендә булмагач, аптырап киткән. Торып, квартир буйлап аны эзләргә тотынган. Ванна ишеген ачкач, егылып китә язган:...
-
Анапага киттеләр
«Балкыш» реабилитация үзәгендә һәм ятим балалар йортында тәрбияләнүче бер төркем балалар 20 көн буе Краснодар краеның Анапа шәһәрендә ял итәчәк. Әлеге юлламаны аларга «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте бүләк иткән. «Динамо»ның Түбән Кама советы рәисе урынбасары Иван Усачев сүзләренә караганда, Анападагы сәламәтләндерү лагерена юллама Татарстаннан бары тик безнең 10 түбәнкамалыга гына бирелгән....
-
Үзебезне үзебез кайгырту өчен...
Аналар көне алдыннан гына Түбән Камада хатын-кызларның җәмәгать оешмасы барлыкка килде. Бер яктан караганда, бу ни өчен кирәк, хатын-кызга ни-нәрсә җитмәгән инде, вакытын кая куярга белмиме?! Ни кызганыч, безнең затның вакыт ягы бик тә кысан: яшьрәкләребез иртә таңнан баласын җитәкләп бакчага чаба, аннары - эшенә. Анысына да соңга калырга ярамый....