2 март 2018 яңалыклары
-
Башларына төшмичә, аңламыйлар
Алдыйлар... Кемнәр генә, ничек кенә алдамый. Беркемнән курыкмыйча һәм оятсызларча. Кайчак сатучының алдаганын күреп торам, әмма дәшмим, чөнки аның өчен оят була. Ә нигә саталар? Азык-төлек кибетендә якын арада куллану вакыты чыгачак товарларны киштәләрнең алга ягына куялар. Әле генә кайтарганнарын арткарак яшерәләр. Монысын һәркем белә дип уйлыйм. Еш кына үлчәп...
-
Игелек җирдә ятмас
Камал Алишев. Битарафлык дигәннән...Гади кешеләрнең генә түгел, кешеләргә ярдәм итәргә тиешле махсус оешмалар хезмәткәрләренең дә битарафлыгына шаккатасың. Бервакыт бер йорт ишек алдында егылып ятучы абзыйны күреп алдым. Яныннан узучылар: «Фу, сәрхүш!» - дип үтеп китәләр. Туктадым да: «Ни булды, агай?» - дип сорыйм. «Аякларым йөрмәс булды», - ди. Дөрес, үзеннән...
-
Йолаларны барлап
Халыклар дуслыгы йортында әрмәннәрнең «Терендез» милли бәйрәме узды. Аның Май чабу бәйрәме (Масленица) белән охшаш яклары бар. Быел «Терендез» зурлап үткәрелде. Урамда күңел ачкан вакытта кунакларны әрмән шашлыгы, тәм-томнар белән сыйладылар, әрмән телендә җырлар яңгырады, «Кочари» биюе башкарылды. Йоласына туры китереп, бинадан читтәрәк учак та яктылар. Аның аша яшь парлар...
-
Марсельләрне бутаганмын
Сәгать йөрми башлагач, остасын табып төзәттергән идем. Бер ел гарантия бирде, ягъни бу вакыт эчендә ватылса, бушлай төзәтәчәк икән. Ә сәгать ике ай йөрде дә туктады. Мастер Марсель исемле, блокнотыма «сәгать төзәтүче» дип язып куйганмын. Телефонына шалтыраттым - алмый. Берничә көннән тагын шалтыраттым - алмый. Әһә, мин шалтыратканны белеп, телефонын...
-
2018 елда Татарстанда 297 ятим бала тораклы булачак
Фото: Т.Волкова Бу максатларга федераль һәм республика бюджетларыннан 355 миллион сум акча бүленгән. (Казан, 2 март, «Татар-информ», Екатерина Фадеева). 2018 елда Татарстанда 297 ятим бала торак алачак. Бу максатларга федераль һәм республика бюджетларыннан 355 миллион 286 мең сум акча бүленгән. 2017 елда барлыгы 346 миллион 724 мең сумга 305 ятим...