2 март 2018 яңалыклары
-
Гашыйклар утравында
Г.Тукай исемендәге китапхәнәдә уздырыла торган «Гашыйклар утравы» кичәсенә җырга-моңга гашыйк җаннар җыелган иде. Тальян моңнарына күмелгән әдәби чараны оештыручы, алып баручы китапханәче Гөлфия Мусина барыбызны да котлап, җыр дөньясына әйдәде. Бәйрәмгә тормыш иптәше Роза ханым белән парлап килгән Кәүсәр абый Камалиев, тальянда уйнап, «Үтте дә китте яшьлегем», «Ык буйлары», «Озату»...
-
Безнең өчен горурлык сез!
Шәһәребезнең «Мизгел» бию коллективы Мәскәүдә узган «Танцевальная волна» конкурсында катнашып, икенче дәрәҗә дипломга ия булды һәм лауреат исеме алып кайтты. Сәнгать җитәкчесе Рәзилә Вахитова белән педагог-хореограф Ләйсән Мәкъсүмова укучы балаларны бию сәнгатенә өйрәтү өчен зур хезмәт куялар. Ансам-бль үзенчәлекле: анда биюче кызлар - 13нче гимназия-интернатында, малайлар 24нче лицей-интернатта белем ала....
-
Тәвәккәлли, эшли... һәм оттырмый
Халыклар дуслыгы йортының беренче катында урнашкан бүлмәнең шкафы дипломнар белән тулган. Болар барысы да «Тулпар» ансамбле биючеләре яулаган бүләкләр. 27 яшьлек Илдар Шәяхмәтов җитәкчелегендәге коллектив, нибары өченче елын гына эшләвенә карамастан, биек үрләр яуларга өлгерде. Илдарның әнисе Раушания һәм әтисе Айрат Шәяхмәтовлар - Түбән Камада билгеле кешеләр. Кайчандыр «Ләззәт» татар...
-
Яңалыклар
Сез дә катнашыгыз Түбән Кама автошәһәрчеге 1986 елда төзелгән. Быел аны капиталь реконструкция көтә. Ул Татарстанның иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү программасы кысаларында башкарылачак. Яңартуның башлангыч планын архитекторлар Эмил Сираҗетдинов һәм Илья Игин төзегән. Түбәнкамалылар да үз фикерләрен, тәкъдимнәрен җиткерә ала. Беренче семинар 6 мартта 18.00 сәгатьтә 14 нче лицейда (Яшьлек ур.,...
-
МИЛЛИ ХӘЯТ
Туган тел кичәсен Шиһабетдин Мәрҗәнигә багышладылар. Татар конгрессы Халыклар дуслыгы йортында очрашу оештырды. Мәктәп укучылары мәгърифәтче, дин әһеле, галим турында бик күп мәгълүмат алдылар. Тормыш юлын һәм эшчәнлеген яктыртучы тирән чыгышларны презентация тулыландырды. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәтхулла ага Абдуллин кызыклы фактлар китерде, ул күренекле шәхес белән бәйле тарихи урыннарны...
-
Хезмәтләренә күрә хөрмәт
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, республикада физик культураны һәм спортны үстерүгә зур өлеш керткәне өчен «Шинник» спорт комплексы директоры Рөстәм Мәҗит улы ГАНИЕВ «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орден медале белән бүләкләнде. Балаларны тәрбияләүдәге һәм гаилә традицияләрен ныгытудагы хезмәте өчен биш бала анасы Ольга Леонидовна ПИСКУН ТРның «Ана даны» медалена лаек булды....
-
Олимпиадага бармаса да
«Нефтехимик» спорт клубы чаңгычысы, халыкара класслы спорт мастеры Диләрә Сабирҗанова Россия Кубогы финалында чаңгы йөгерешендә көмеш медальгә ия булды. Ярышлар Архангельск өлкәсендә булды. Алар Көньяк Кореяда узган Олимпиадага кертелмәгән чаңгычылар өчен оештырылган. Катнашырга тиешле спортчылар арасында легендар Наталья Матвеева, Сергей Устюгов, Александр Легков, һ.б. булырга тиеш иде. Ирекле стильдәге командалы...
-
Депутат җавап бирә
21 февральдә «Туган як» газетасы редакциясендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Разил Исмәгыйль улы Вәлиев белән туры элемтә оештырылачагы турында хәбәр иткән идек. Сорауларын телефон аша шалтыратып биргән һәм аларга җавапларны газета битләрендә күрергә теләгән укучыларыбызга түбәндә депутатның җавапларын урнаштырабыз. Ә шәхсән үзе белән кара-каршы утырып сөйләшергә теләгән сайлаучыларның үтенеч-гозерләрен...
-
Күңелләрендә туган телебезгә хөрмәт яши
20 февральдә без - шәһәребезнең бер төркем аксакаллары - Зур Афанас авыл җирлегенең «Ручеек» балалар бакчасында Халыкара туган тел ункөнлеге уңаеннан оештырылган чарада катнаштык. Әлеге бакча тәрбиячеләре арасында, рус милләтеннән булсалар да, татар телен әйбәт белүчеләр бар икән. Алар балаларны да татарча сөйләшергә һәм җырларга өйрәтәләр. Чараны башлаганда, балалар бакчасы...
-
Афиша
Түбән Кама татар дәүләт драма театры (Халык иҗаты йорты) 3 мартта 18.00 сәгатьтә - «Бирнәсез кыз»; 9 мартта 18.30 сәгатьтә - «Сихерче». Билетлар театр, ДНТ кассаларында 8.00-19.00 сәгатьләрдә сатыла. Тел.: 47-73-69 (Кайманов урамы, 9; театр кассасы); 30-84-09 (ДНТ кассасы). Билет бәясе: 200, 250, 300 сум. www.nkamsk-teatr.ru 12+
-
Тукайга багышлап
Хөрмәтле түбәнкамалылар! Сезне Габдулла Тукайның 132 еллыгына багышланган «Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен, шушы булыр иң зур бүләгең» исемле муниципаль сәнгатьле уку конкурсында катнашырга чакырабыз. Конкурс 12 марттан 26 мартка кадәр дәвам итәчәк. Бәйгенең беренче туры балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, урта һәм югары уку йортларында, оешмаларда үткәреләчәк. Икенче этап яшь үзенче-лекләре буенча...
-
Игътибар!
«Су-канализация һәм энергия белән тәэмин итү хуҗалыгы» («ВК и ЭХ») акционерлык җәмгыяте предприятиеләрне, йорт идарәләрен һәм шәһәр кешеләрен кар күпләп эрегән вакытта кар һәм яңгыр суларын-кюветларга, канализация чокырларына агызып, су басуга юл куймас өчен чаралар күрергә чакыра. КАНАЛИЗАЦИЯ ЧОКЫРЛАРЫНА КАР, БОЗ ТАШЛАУ ҺӘМ КАР СУЛАРЫ АГЫЗУ КИСКЕН ТЫЕЛА! Һәрбер төзексезлек...
-
Эшкә
Түбән Кама ипи комбинатына сәүдә агенты, сантехник, кондитерлык цехына ярдәмче эшче, производство һәм эш бүлмәләрен җыештыручы кирәк. Эш сменалары төрле. Социаль пакет. Вахта йөртә. Ашханә. Хезмәт хакы айга ике тапкыр даими түләнә. Тел.: (8555) 30-33-89, 8-962-575-25-37. Адрес: Беренчеләр ур., 5.
-
Сатыла
Керамзит блоклар. Тел.: 8-919-633-72-14.(306). *** Сарыклар, сарык бәрәннәре. Тел.: 8-927-452-77-73.(17). *** Тавыклар. Тел.: 8-908-340-81-95.(21). *** Тавыклар. Тел.: 8-927-459-09-70.(22). *** Тавыклар. Китереп бирәбез. Тел.: 8-917-851-19-51, 8-919-627-50-93.(25). *** Тавыклар. Тел.: 8-987-270-82-83.(28). *** Яшь тавыклар. Тел.: 8-906-116-18-54.(34). *** Бозаулар. Тел.: 8-917-278-06-75.(26). *** Ярылган каен утыны. Тел.: 8-902-711-86-93.(24). *** Теплицалар. Тел.: 8-987-270-82-83.(35). *** Цемент...
-
Балалар да Ватанны сакларга өйрәнә
Бу көннәрдә аксакаллар шурасы әгъзалары шәһәребезнең күп кенә мәктәпләрендә, балалар бакчаларында Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичәләрдә булдылар һәм балалар, укытучылар, тәрбиячеләр алдында чыгыш ясадылар. Минем үземне 83нче балалар бакчасына чакырдылар. Биредә бакчага йөрүче балалар арасында җырлап сафта йөрү буенча шәһәркүләм бәйге узды. Анда шәһәр мэрының киңәшчесе Григорий Китанов, Түбән Кама...