Автор автор яңалыклары
-
Җавап тотарга туры киләчәк
Теракт турында ялган хәбәр тараткан өчен 1960 елда туган түбәнкамалыга РФ Җинаять Кодексының 207 маддәсе, 2 өлеше буенча җинаять эше кузгатылган.
-
"Без төрле! Без бердәм!"
Агымдагы елдан “Апуш” балалар үзәк китапханәсендә шул исемдәге проект тормышка ашырыла башлады. Әлеге проект кысаларында китапханәдә “Халыклар дуслыгы” ункөнлеге игълан ителде. Узган атнада аны зур чара белән тантаналы рәвештә ачып җибәрделәр.
-
Шәһәр һәм район яңалыклары
Алабуга һәм Н.Лемаев исемендәге “Бигеш” аэропорты арасын тимер юл белән тоташтырырга телиләр. Юлны төзүнең техник-икътисади нигезен эшләү өчен «Камаз» акча кертү турында килешү төзергә планлаштыра. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов коллегиядә хәбәр иткән. “Куйбышев тимер юлы белән бергә без «Алабуга» махсус икътисадый зонасыннан «Бигеш» халыкара аэропортына һәм Әлмәт шәһәренә кадәр гомуми файдаланудагы яңа юллар төзү мөмкинлеген өйрәнәчәкбез”, – дигән ул.
-
Газетада яңа проект
"Синең сүзең"
-
Иң кирәге
Шигъри тәлгәшләр
-
Автобусларны озак көтмәс өчен
Хәзер түбәнкамалылар шәһәр буйлап йөри торган яңа автобусларның хәрәкәтен «Яндекс. Карта» кушымтасыннан карап белә алачак.
-
Авыл фельдшерының тормыш юлы
Дөньяны аклыкка күмеп ябалак- ябалак кар ява. Дүртенче баласын көтүче әни генә йокламый, тиздән дөньяга туачак сабые белән “сөйләшә”.
-
Имтиханнарга әзерме сез?
БДИ – иң катлаулы имтиханнарның берсе. Аны ничек бирүгә карап, укучының язмышы хәл ителә дисәк тә була. Чөнки имтиханнарны начар биргән очракта, синең алда үзең укырга керергә теләгән дәрәҗәле уку йорты ишекләре ачылмаячак
-
Укучылар хатлары
Утыз ел бергә Яңа ел алды көннәренең берсендә 27 нче мәктәптә мәгариф ветераннары Советы үзенең 30 еллык юбилеен билгеләп үтте. Мәктәптә бәйрәм рухы, ул бәйрәмчә бизәлгән, чыршылар куелган иде.
-
"Шагыйрь йөрәге янарга яратылган"
Халкыбызның мәшһүр галиме Риза Фәхретдин: “Әдип вә галимнәре булмаган кавем – бәхетсез, мәшһүр шәхесләрен оныткан халык – көчсез, әдәбияты булмаган милләт – рухсыз”, – дип язган. Шөкер, Түбән Кама шәһәре иҗат әһелләренә бай, моңа дәлил итеп, шәһәребездә 55 елга якын бай тарихы булган “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе эшләп килүен дә әйтеп китү җитәдер.
-
Яшәсен каникуллар!
Балаларның кышкы каникуллары тәмамланды. Укучылар ял итеп, көч җыеп тагын белем алырга мәктәпләргә ашыкты. Бу каникулны кем ничек үткәргән, әйдәгез, укучыларның үзләреннән сорап карыйк.
-
Ышаныч белән көтәбез
Шигърият
-
Хуш киләсең, Яңа ел!
Кыш бабай килә
-
Шәһәр хастаханәләренең бәйрәм көннәрдә эш вакыты
1 нче һәм 2 нче поликлиникада 1, 2, 4, 6, 7 һәм 9 гыйнвар көннәрендә 8.00-15.00 сәгатьтә; 3, 5, 8 гыйнварда 8.00-18.00 сәгатьтә дежур терапевтлар кабул итә. Бу көннәрдә табиблар комиссиясе эшли, ташламалы бәяләрдән дарулар язып бирү кабинеты эшли. Табибны өйгә чакыртыр өчен 1 нче поликлини-кага (Менделеев ур., 46) – 24-35-55, 24-35-02; 2 нче поликлиникага (Төзүчеләр ур. 10Д) 24-34-02, 24-34-05 номерлары белән шалтыратырга кирәк.
-
Без - үзебез тарих!
Татарстан тарихы, татарлар язмышы, бигрәк тә читтә яшәүче татарлар турында күп сөйлибез, язабыз. Киләчәк буынга халкыбызның үткәне хакында җиткерергә тырышабыз.