Иң кирәге
Шигъри тәлгәшләр
Телне белү нәрсә өчен кирәк?
Тел – халыкның
милли байлыгы.
Теле аша гына гамәлләшә
Адәм баласының үзаңы.
Динне тоту нәрсә өчен кирәк?
Дин – халыкның әдәп-әхлагы.
Ислам дине булган яшәеше,
Татар баласының мәслагы.
Гыйлем безгә
нәрсә өчен кирәк?
Гыйлем – ул
тормышта төп нигез,
Дөньяви гыйлем дә,
дини гыйлем –
Яшәештә кирәк бертигез.
Тарих белү нәрсә өчен кирәк?
Тарихыңда милләт чәчәге.
Сабак алса кеше үткәненнән,
Ким дә хур булмас киләчәге...
Рәфыйк Әхмәдиев
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев