Түбән Камада туризм: шәһәр буенча иң яхшы маршрутлар
Түбән Камада туристка мөстәкыйль рәвештә нәрсә карарга, бала белән кая барырга һәм Татарстанның нефть химиясе башкаласы булган шәһәрдә нинди истәлекле урыннарны һичшиксез үз күзләрең белән күрергә кирәк.
Бу язмада сезгә Түбән Каманың иң матур, иң кызыклы урыннары турында сөйлибез.
Музейлар
Түбән Кама буенча сәяхәтне төбәк тарихын сөйләүче комплекслы музейдан башларга киңәш итәбез. Музей төбәк тормышының төрле өлкәләре комплексларыннан тора: биредә борынгы тормыш дәлилләреннән алып хәзерге фәнни казанышларга кадәр күрергә була.
Алга таба, шул ук комплекслы музейда урнашкан халык рәссамы Әхсән Фәтхетдинов музеен карарга киңәш итәбез.
Театрлар
Түбән Камада, һичшиксез Т. Миңнуллин исемендәге Татар дәүләт драма театрын күрергә кирәк. Ул Кайманов урамында урнашкан. Туфан Миңнуллин исеме театрга 2012 елда бирелә. 2019 елда Театр елы кысаларында театрның Түбән Камада Кайманов урамындагы 9нчы йорт адресы буенча урнашкан бинасында капиталь төзекләндерү эшләре башкарылган. Хәзер Түбән Кама татар дәүләт драма театры — чын классик театр, Түбән Каманың бизәге.
Түбән Каманың Яшь тамашачы театры. Ул 1994 елда оеша. Хәзерге вакытта «Җәлил» театр комплексы бинасында урнашкан.
Кама елгасы яр буе
Яр буе — түбәнкамалыларның, шәһәр кунакларының яраткан ял урыны. Биредә кунакханә бар. Яр буенда йөргәндә, төрле төстә һәм формаларда эшләнгән скульптура-балыкларны күрергә була. Кичен яр буен оригиналь стильдә эшләнгән фонарьлар яктыртып тора. Биредә җәяүлеләр өчен һәм велосипед юллары, эскәмияләр, елгада ук урнашкан төрле төсле музыкаль фонтан һәм балалар өчен төрле мәйданчыклар һәм актив вакыт үткәрү өчен урыннар бар. Камадагы музыкаль фонтанны күзәтү өчен яр буенда трибуналар урнаштырылган. Яр буенда скандинавия йортлары рәвешендә төзелгән җәмәгать туклануы объектлары да эшли. Янәшәдә төзекләндерелгән «Кама» шәһәр пляжы бар. Стационар бинокль аша каршы ярны күрергә мөмкин.
«Сабантуй» аттракционнар паркы
«Сабантуй» аттракционнар паркы Яшьлек урамында «Балалар иҗаты үзәге» янында урнашкан. Монда бөтен гаилә белән вакыт үткәреп була. Парк ел әйләнәсендә иртәнге 10нан кичке 21 сәгатькә кадәр эшли. Анда 30дан артык төрле аттракцион бар.