Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Түбән Кама, Татарстан Республикасының нефть химиясе башкаласы – барысы да шәһәр, аның тарихы һәм мәдәнияте турында

Түбән Кама, Татарстан Республикасының нефть химиясе башкаласы – барысы да шәһәр, аның тарихы һәм мәдәнияте турында

Татарстанның халык саны буенча өченче шәһәре, төбәкнең эре индустриаль, мәдәни һәм спорт үзәге булган Түбән Кама шәһәренең тарихы һәм мәдәнияте белән таныштырабыз.

Түбән Кама – Зәй елгасы кушылган урыннан ерак түгел, елга портыннан ике чакрым, Татарстан Республикасында Круглое поле тимер юл станциясеннән 35 чакрым ераклыкта, Кама елгасының сул ярында урнашкан.

1966 елда Түбән Кама шәһәр буларак теркәлә. Хәзерге вакытта Түбән Кама районының һәм «Түбән Кама шәһәре» шәһәр җирлегенең административ үзәге булып тора, уртача континенталь климатлы зонада Мәскәү белән бер сәгать зонасында урнашкан.

Шәһәр бу территориядә 1960 нчы еллар башында нефть химиясе комбинаты төзелә башлау нәтиҗәсендә барлыкка килгән (хәзер – СИБУР компаниясенең «Нижнекамскнефтехим» ПАО). Башта беренче төзүчеләр өчен зур булмаган поселок барлыкка килә, аннары ул Казан һәм Чаллыдан кала Татарстанда зурлыгы буенча өченче урында торган шәһәр булып үсә.

Моннан тыш, Түбән Кама төбәкнең эре индустриаль, мәдәни, шулай ук спорт үзәге булып санала. Шәһәр өч тапкыр РФ һәм ТРда иң төзек торак пункт исеменә лаек булган, ә 2002 елда «Идел буеның мәдәни башкаласы» статусын алды. 2017 елның декаберендә Россия премьер-министры Дмитрий Медведев указы нигезендә шәһәргә алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе (ТОСЭР) статусы бирелде. 

Биредә Россиядә иң эре нефть химиясе, нефть эшкәртү һәм энергия җитештерү сәнәгате үзәкләренең берсе урнашкан. Аңа Татарстанда җитештерелә торган сәнәгать продукциясенең 23 проценты һәм экспортның 30 процентка якыны туры килә. Түбән Камада икмәк комбинаты һәм сөт комбинаты эшли.

2021 елгы җанисәп мәгълүматлары буенча Түбән Камада 241 меңнән артык кеше яши: ирләр – 47,4%, хатын-кызлар – 52,6%. Шәһәр микрорайоннарга һәм кварталларга бүленгән. Аның составына шулай ук Төзүчеләр, Ахтуба, Соболеково һәм Красный Ключ поселоклары керә.

Түбән Камада автовокзал, тимер юл станциясе, шулай ук «Бегишево» халыкара аэропорты эшли. Шәһәр һәм шәһәр яны пассажирлар ташу белән «Түбән Кама ПАТП» автотранспорт предприятиесе (җәйге сезонда шулай ук шәһәр халкын бакчаларга йөртә) һәм «Горэлектротранспорт» ДУП шөгыльләнә. «ПАТП-1» пассажираларны Казанга, Чаллыга һәм Ижауга йөртә. Түбән Камадан ерак түгел «Волга» M7 федераль автомагистрале уза.

2022 елдан хәзерге вакытка кадәр Түбән Кама мэры вазифасын Муллин Рамил Хәмзә улы башкара. Моңа кадәр ул Татарстан Республикасының Мөслим районын җитәкләде.