Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы

Түбән Камада ял итү һәм күңел ачу өчен парклар һәм скверлар: фото, видео һәм адреслары

Түбән Камада бала белән кая барырга, дуслар белән кайда очрашырга? Биредә шәһәр парклары һәм скверлары турындагы фотолардан тулы мәгълүмат алырга мөмкин

Түбән Камада гаилә белән кая барырга, кайда спектакль карарга яки бала белән кайларда йөрергә? Фонтаннарны кайда карарга, дуслар белән саф һавада кайда очрашырга яки велосипедта кайда йөреп була? Бу сорауларга без Түбән Кама шәһәре белешмәлегенең «Парклар» бүлегендә җавап бирәбез. Биредә Түбән Кама парклары турында мәгълүмат тупладык.

Түбән Камада соңгы елларда берничә парк һәм сквер төзелде. Алар бүгенге көндә дә Түбән Каманың иске һәм яңа микрорайоннарында төзелүен дәвам итә. Җәяүлеләр фонтанын күреп сокланырга, эссе көннәрдә «Гаилә» үзәк шәһәр паркында агачлар күләгәсендә хәл алырга була, ул ике проспект — Химиклар һәм Шинчылар проспектлары арасында урнашкан. Биредә үк җирле осталарны очратырга мөмкин. Алар даими рәвештә төрле әйберләр, шул исәптән эксклюзив сувенирлар, кул эшләнмәләреннән күргәзмә-сатулар оештыра. Балаларга уен мәйданчыгы һичшиксез ошаячак, алар шулай ук парк территориясендә яшәүче тиеннәрне күреп шатланачак. Паркта бөтен гаилә белән велосипедта йөрергә мөмкин — монда җәйге сезонда прокат эшли, ә «Гаилә» паркының бөтен периметры буйлап велосипед юллары салынган.

Шәһәр паркыннан ерак түгел урнашкан Николай Лемаев исемендәге скверда саф һавада ял итәргә һәм эскәмиядә китап укырга мөмкин. Монда да гадәти булмаган фонтан бар: вертикаль агучы су тигезлеге беркемне дә битараф калдырмас. Тәүлекнең караңгы вакытында ул аеруча матур, монда төрле инсталляцияләр гәүдәләндерелә.

Габдулла Тукай исемендәге парк милли колорит белән баетылган. Биредә шагыйрь әкиятләреннән фигуралар урнаштырылган, «Су Анасы» дип аталган фонтан бар.

Шәһәр кунакларына автошәһәрчек территориясендә урнашкан «Велики» паркында булырга кирәк. Шунда ук уникаль велосипедлар музее бар. Анда төрле чорлардан, һәм хәтта төрле илләрдән 50 дән артык төрле велосипед җыелган. Музейда хәтта Гиннесс рекордлар китабына эләккән велосипед та бар.

Экстремаль спорт төрләрен яратучыларга Түбән Каманың яшь паркларының берсе — Мурадьян урамындагы «Айда» экстрим-паркы (шәһәрдән Красный Ключ бистәсенә юлда) һичшиксез ошаячак.

Шунда ук «Кояшлы алан» паркы урнашкан, анда тренажерлар урнаштырылган. Аларда теләгән һәркем бушлай шөгыльләнә ала. Шунда ук клоун белән эскәмиядә утырырга, аның борынын ышкып, теләк теләргә мөмкин: җирле халык әлеге клоун уңыш китерә дигән ышану бар.