Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы

Түбән Камада Кама елгасы яр буе

Түбән Камада Кама елгасы яр буе
  • Адресы:

    Түбән Кама, Красный Ключ пос., Яр буе ур.

Кама елгасы яр буе – Түбән Кама халкының һәм шәһәр кунакларының иң яраткан ял итү урыны. Аны 2016 елда – Түбән Каманың 50 еллыгына ачтылар. Яр буенда элекке елга вокзалы урынында барлыкка килгән кунакханә бар. Яр буенда йөргәндә, төрле төстә һәм формаларда эшләнгән скульптура-балыкларны күрергә була. Кичен яр буен оригиналь стильдә эшләнгән фонарьлар яктыртып тора. Биредә җәяүлеләр өчен һәм велосипед юллары, эскәмияләр, елгада ук урнашкан төрле төсле музыкаль фонтан һәм балалар өчен төрле мәйданчыклар һәм актив вакыт үткәрү өчен урыннар бар. Яшел хәтфә чирәм, көзгедәй ялтырап яткан күлләр беркемне дә битараф калдырмас. Камадагы музыкаль фонтанны күзәтү өчен яр буенда трибуналар урнаштырылган. Монда амфитеатр белән сәхнә дә бар, анда шәһәр чаралары уза. Яр буенда скандинавия йортлары рәвешендә төзелгән җәмәгать туклануы объектлары да эшли. Янәшәдә төзекләндерелгән «Кама» шәһәр пляжы бар. Яр буендагы җәяүлеләр зонасы брусчатка белән түшәлгән. Стационар бинокль бар, аның аша каршы ярны күрергә мөмкин.