Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы

Түбән Каманың 1 нче спорт мәктәбе

Түбән Каманың 1 нче спорт мәктәбе
  • Тасвирлама:

    1 нче спорт мәктәбендә балалар спорт гимнастикасы һәм баскетбол кебек спорт төрләре белән шөгыльләнә ала.

  • Эш вакыты:

    дүш 08:00 – 20:00

  • Телефоннар:
    • +7 (8555) 43-17-17
    • +7 (8555) 43-12-62
  • Социаль челтәрләр:
  • Адресы:

    Түбән Кама шәһәре, Тукай ур., 25

1 нче спорт мәктәбендә 16 тренер-укытучы эшли, 425 спортчы укый һәм шөгыльләнә. Учреждение — Түбән Кама шәһәренең яшьтәше. 1нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе 1968 елда ачыла, 1979 елга кадәр ул 2, 9, 6, 10нчы мәктәпләрнең спорт залларында урнаша. Озак еллар дәвамында мәктәпнең алыштыргысыз директоры булып Николай Моржин була. 1979 елда спорт гимнастикасы һәм баскетбол өчен ике спорт залы булган бина ачыла, ә инде бер елдан соң Түбән Камада спорт гимнастикасы буенча Россия беренчелеге уздырыла. Мәктәптә спорт гимнастикасы буенча беренче спорт мастерлары, шулай ук баскетбол буенча «Татэнерго» профессиональ командасы барлыкка килә. Беренче спорт мәктәбенең горурлыгы — Россия чемпионатлары һәм беренчелекләре, Бөтенроссия ярышлары җиңүчеләре һәм призерлары, Татарстан җыелма командасы әгъзалары. 1 нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренерлары СССР һәм Россиянең 12 спорт мастеры әзерләгән. 2005 елдан спорт мәктәбе спорт гимнастикасы буенча Татарстан Республикасы җыелма командасын әзерләүнең республика үзәге булып тора. Аның базасында укыту-тренировка җыеннары һәм сайлап алу ярышлары үткәрелә.