Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы

Түбән Камада «Кама» пляжы

Түбән Камада «Кама» пляжы
  • Тасвирлама:

    Түбән Камада «Кама» җәмәгать пляжы Чулман елгасы ярында урнашкан. Шәһәр халкы һәм Түбән Кама кунаклары комлыкта уңайлы ял итә алсын өчен бар нәрсә дә бар.

  • Адресы:

    Түбән Кама районы, Красный Ключ поселогы

Түбән Каманың «Кама» пляжында балалар өчен корабль һәм маяк рәвешендә махсус ясалган мәйданчык бар. Шулай ук пляжда воркаут һәм волейбол мәйданчыгы да табарга була. Моннан тыш, биредә җәмәгать туклануы оешмасы урнашкан, прокатка катамаран, шезлонг алырга мөмкин. Янәшәдә арт-объектлар һәм эскәмияләр куелган брусчатка түшәлгән яр буе, 50 метрлы ут һәм музыка фонтаны, Әхсән Фәтхетдинов исемендәге музей, шулай ук борынгы мәгарә бар. Түбән Кама пляжына Вокзал урамы буенча деподан китә торган 2 нче номерлы һәм БСИ дан бара торган 8 нче номерлы трамвайда барып җитәргә мөмкин. Юлдагы вакыт — 40 минут чамасы.