Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы

Түбән Камада «Динамо» спорт мәктәбе

Түбән Камада «Динамо» спорт мәктәбе
  • Тасвирлама:

    Түбән Каманың «Динамо» спорт мәктәбендә дүрт бүлек эшли: кул көрәше, дзюдо, билбау көрәше һәм грек-рим көрәше.

  • Эш вакыты:

    көн саен, 08:00 – 22:00

  • Телефоннар:
    • +7 (8555) 30-00-11
    • +7 (8555) 30-00-13
  • Социаль челтәрләр:
  • Адресы:

    Түбән Кама шәһәре, Химиклар пр., 13а

«Динамо» балалар спорт мәктәбе укучылары Татарстан Республикасы һәм Россия җыелма командалары составына керә, республика, Россия һәм халыкара дәрәҗәдәге ярышларда югары нәтиҗәләр күрсәтә. Тренер-укытучы Равил Харисов армрестлинг буенча Татарстан Республикасының иң яхшы тренеры дип танылды, ә Илнар Гәрәев «Россиянең атказанган тренеры» исеменә ия. Спорт мәктәбендә югары категорияле 13 тренер-укытучы эшли. Педагоглар даими рәвештә квалификация күтәрү курслары уза, шулай ук семинарларда катнаша. Дәресләр һәм тренировкалар «Ярыш» күп функцияле залында, шулай ук Түбән Кама мәгариф учреждениеләрендә үткәрелә.