Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы

Түбән Камада «Нефтехимик» ФК балалар-яшүсмерләр өчен спорт мәктәбе

Түбән Камада «Нефтехимик» ФК балалар-яшүсмерләр өчен спорт мәктәбе
  • Тасвирлама:

    Футбол буенча 2 нче номерлы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе Түбән Камада 1977 елның җәендә барлыкка килә, ә 2000 елдан башлап учреждение «Нефтехимик» футбол клубы юрисдикциясе астында тора.

  • Эш вакыты:

    көн саен 08:00 – 17:00

  • Телефон:
    • +7 (8555) 43-13-85
  • Сайт:

    https://fcnh.ru/news/category/novosti-dyussh-fk-nefteximik

  • Социаль челтәрләр:
  • Адресы:

    Түбән Кама шәһәре, Тукай ур., 23

Түбән Каманың футбол буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбен тәмамлаучы командаларның төрле дәрәҗәләрдә казанышлары күп, ә спорт мәктәбен тәмамлаучыларның исемнәре Түбән Камада гына түгел, ә Татарстан Республикасыннан читтә дә билгеле: Александр Колотилко, Андрей Ситчихин, Сергей һәм Юрий Будылиннар, Эдуард Анисахаров, Илдар Әхмәтҗанов, Павел Рябошапка, Андрей Трофимов, Дмитрий Шляхтин, Роберт Евдокимов. Футбол мәктәбенең төп бурычы — осталар командасы өчен уенчылар әзерләү. Тренерларның күбесе үзләре шушы мәктәпне тәмамлаучылар. Аларның барысы да 1-2 квалификация категориясенә ия. Коллективның күпчелек өлеше югары тренерлар мәктәбендә укып, үзенең һөнәри дәрәҗәсен күтәрә, ә Футбол остазы Андрей Антипов «Шахтер» (Донецк), «Реал» (Мадрид), «Хетафе» (Испания) футбол клубларында стажировка үткән, шулай ук «Эспаньола» тренировкаларында булган. 2004 елда балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә ясалма өслекле кыр барлыкка килде. 2020 елда «Чулман арена» ябык футбол манежы төзелеше тәмамланды. Ел саен «Нефтехимик» ФК балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе Советлар Союзы Герое Иван Болодурин истәлегенә Бөтенроссия балалар турнирын оештыручы булып тора.