Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы

Түбән Камада «Актай» ат спорты мәктәбе

Түбән Камада «Актай» ат спорты мәктәбе
  • Тасвирлама:

    Түбән Камада «Актай» ат спорты мәктәбе 2005 елда ачыла. Учреждениедә 5 тренер-укытучы эшли, 144 кеше (балалар һәм яшүсмерләр) белем ала. Ул шәһәр һәм Кызыл Чишмә бистәсе арасында урнашкан.

  • Эш вакыты:

    дүш-җом 08:00 – 20:00, шим-якш 08:00 – 17:00

  • Телефон:
    • +7 (987) 407-87-93
  • Сайт:

    https://vk.link/shkolaaktai

  • Социаль челтәрләр:
  • Адресы:

    Түбән Кама шәһәре, Кызыл Чишмә бистәсе

Түбән Каманың «Актай» ат спорты мәктәбендә 7 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен бушлай ат спорты буенча дәресләр алып барыла. Шулай ук биредә экскурсия, ат яки пони белән йөрергә мөмкин. «Актай» спорт мәктәбенең төп эшчәнлеге — Татарстан Республикасы җыелма командасы өчен спорт резервы әзерләү. Спорт мәктәбе педагоглары югары педагогик һәм физкультура белеменә ия. Барлык категория гаиләләр өчен мәктәптә уку түләүсез. «Актай»ның яшь спортчылары Татарстан Республикасында беренчеләрдән булып «Сабантуй» милли бәйрәмендә күрсәтмә чыгышларда катнашты һәм «Татарстан Республикасы ат спорты федерациясе призына балалар кубогы» республика ярышларында алтын призер булды. Спорт мәктәбендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен атта адаптив йөрү буенча төркемле һәм индивидуаль дәресләр үткәрелә.