Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы

«Реактор» хоккей командасы

«Реактор» хоккей командасы
  • Тасвирлама:

    «Реактор» яшьләр командасы (ул вакытта ул «Нефтехимик-2» дип атала) 1995 елда төзелә.

  • Сайт:

    https://hcnh.ru/reaktor/

  • Социаль челтәрләр:
Бу — «Нефтехимик» хоккей командасы Милләтара хоккей лигасы чемпионатында уйнарга хокук алганнан соң була. Регламент нигезләмәсе буенча клубның структурасында яшьләр командасы булу төп шарт булып тора. «Нефтехимик-2» яшьләр командасының казанышлары: 1999-2000 еллар сезонында «Идел буе» төбәге чемпионы; 2004-2005 еллар сезонында Идел буе төбәге чемпионы. «Реактор» яшьләр командасының казанышлары: 2016-2017 елгы Көнчыгыш конференция җиңүчесе; 2016-2017 елгы Харламов Кубогы финалисты; 2017-2018 елгы Харламов Кубогы ярымфиналы; Түбән Каманың «молодежка» командасы Борис Михайлов исемендәге призга ия. Бу МХЛ тарафыннан булдырылган ел саен бирелә торган бүләк, ул сезон тәмамланганнан соң сезон чемпионатының иң яхшы бомбардирына тапшырыла. Бу бүләкнең беренче иясе «Реактор» һөҗүмчесе Айрат Зиазов булды. Әлеге материал әзерләнгәндә команданың өлкән тренеры — Игорь Викторович Федоров, ул Караганданың балалар-яшүсмерләр хоккей мәктәбендә шөгыльләнгән.