Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы

«Нефтехимик» хоккей командасы

«Нефтехимик» хоккей командасы
«Нефтехимик» командасының туган көне булып 1968 елның 23 октябре санала - нәкъ менә шул вакытта нефть химиясе комбинаты директоры тарафыннан «Нефтехимик» хоккей командасын оештыру турында боерык имзалана. 1971-1979 елларда «Нефтехимик» командасы Татарстан АССР беренчелегендә катнаша. 1978-79 еллар сезонында Түбән Кама командасы ТАССР беренчелегенең икенче призеры һәм яңа сезонның «В» классында чыгыш ясауга юллама иясе була. 1981 елда түбәнкамалылар «В» классы осталары командалары арасында дүртенче урынны ала, 1983 елда — икенче. Ә инде 1984-85 еллар сезонында «Нефтехимик» «А» классына чыгу өчен турнирда дүртенче, ә киләсе сезонда — өченче була. Түбән Камадан уенчылар 1989 елда өлкән тренер Геннадий Сергеев җитәкчелегендә киләсе класска юллама алуга ирешә. 1991 елда «Түбән Кама Нефтехим» җитештерү берләшмәсе генераль директоры Гаяз Сәхапов ярдәме белән «Нефтехимик» хоккей-спорт клубы барлыкка килә. Аның беренче президенты — Борис Селезнев. 1990-91 еллар сезонында команда СССР беренчелегенең икенче лигасының Көнчыгыш зонасында чыгыш ясый, ә киләсе сезонда — Россия беренчелегенең Югары лигасында. «Нефтехимик» икенче этапка үтә, «Идел буе» зонасында иң көчлеләр бишлегенә керә. 1993-94 еллар сезоны «Нефтехимик»ка Россиянең ачык беренчелегендә кече көмеш медальләр алып килә. Бер елдан соң команда илнең ачык чемпионатында җиңүче була, шуңа күрә клуб җитәкчелеге Түбән Кама командасын милләтара хоккей лигасына кертергә тырышырга дигән карар кабул итә. Гаяз Сәхапов катгый комиссияне «Нефтехимик»ның перспективалары зур булуына ышандыра ала. Ул кыска вакыт эчендә Түбән Камада боз сарае төзеләчәгенә гарантия бирә. 1995-96 еллар сезонында «Нефтехимик» МХЛ чемпионатында дебют ясый. 1999 елда клуб президенты итеп «Түбән Кама Нефтехим» ААҖ генераль директоры Владимир Бусыгин билгеләнә. Клуб директоры — Равил Шәвәлиев, ул бу вазифада 2004 елның сентябренә кадәр эшли. 2000-2001 еллар сезонында «Нефтехимик» алтынчы урынны алып тора. Ике сезон узгач, РФ һәм Беларусь Республикасының атказанган тренеры Владимир Крикунов җитәкчелегендәге Түбән Кама командасы плей-оффка үтеп керә ала, анда 1/8 финалда тигезлектә күп тапкырлар Россия чемпионы булган «Металлург» (Магнитогорск) белән көрәшә. 2004-2005 еллар чемпионатында (ул вакытта НХЛда локаут игълан ителә) Россия Суперлигасының күп кенә командалары чит илләрдән көчле хоккейчылар белән ныгый, Түбән Кама командасы яңадан илнең иң көчле сигез командасы арасына керә ала. Алдагы сезоннарда «Нефтехимик» даими рәвештә «плей-офф»ка үтеп керә. 2008 ел ахырында командага Владимир Крикунов кайта, һәм «Нефтехимик» 2009-2010 еллар сезонында үзенең 10 ел элеккеге казанышын кабатлый — КХЛ чемпионатында — Россиянең ачык чемпионатында алтынчы урынны ала. 2011 елда «Нефтехимик»ның тренеры атказанган спорт мастеры, 1993 елгы дөнья чемпионы Александр Смирнов була, ләкин тиздән ул отставкага китә һәм остаз урынын Владимир Голубович ала. Ул вакытта озак еллар эчендә беренче тапкыр «Нефтехимик» «плей-офф»ка эләкми. 2013 елның маенда «Нефтехимик»ның баш тренеры итеп яңадан Владимир Крикунов билгеләнә. Әмма 2013-2014 еллар сезоны барышында Түбән Кама командасының эшләре алга бармый, һәм Крикунов клубның вице-президенты вазифасына күчерелә. Баш тренер вазифаларын башкаручы итеп тренерлык штабында эшләгән Дмитрий Балмин билгеләнә. Команда ул сезонда «плей-офф»ка эләкми. 2014-2015 еллар сезонын «Нефтехимик» фин белгече Кари Хейккиль җитәкчелегендә башлый — бу Түбән Кама командасы тарихында беренче чит ил тренеры. Чемпионат башланганнан соң 15 тур узгач, командасының уңышсыз чыгышы аркасында Хейккиль отставкага җибәрелә. Аны клубның генераль менеджеры Рәфыйк Якубов алмаштыра. Ноябрьдә Крикунов кире кайта. Шуннан соң хоккей дружинасы турнир таблицасы буенча акрынлап өскә күтәрелә башлый. Дөрес, «плей-офф»ка эләгү өчен берничә очко гына җитми кала. Киләсе сезонда командага тотрыклылык җитми, Крикунов яңадан баш тренер постыннан китә. Аның урынына Евгений Попихин килә. Аның белән команда чемпионатның финиш өлешен уңышлы уздыра һәм, «Восток» конференциясендә сигезенче урынны алып, «плей-офф»ка эләгә. Чирекфиналда «Нефтехимик» Омскидан «Авангард» белән очраша. Түбәнкамалылар сериядә 0:4 исәбе белән оттыра. 2015-2016 еллар сезонын «Нефтехимик» Евгений Попихин белән башлый, тик өченче октябрьдә Астанадагы матчтан соң (анда «Нефтехимик» исәптә алда барган килеш «Барыска» оттыра) баш тренер һәм аның ярдәмчеләре отставкага җибәрелә. Икенче көнне (2016 елның 4 октябрендә) команданың баш тренеры Николай Соловьев була. Әмма инде 28 октябрьдә Соловьев җитәкчелегендәге тренерлар штабы отставкага бирә. 29 октябрьдә команданың баш тренеры булып танылган белгеч Андрей Назаров билгеләнә. 2016-2017 еллар сезонында Түбән Каманы тәкъдим итүче командага плей-оффка эләгү өчен берничә очко җитми. Киләсе сезон алдыннан клубта ребрендинг уздыралар. Клубның логотибы булып бүре сайлана. «Татар бүреләре» өчен яңа сезон шактый уңышлы була. «Һәр матчта җиңү өчен барысын да эшләү» идеясе белән берләшкән команда, даими чемпионат нәтиҗәләре буенча 58 матчта 94 очко җыеп, вакытыннан алда үзенә плей-оффка урын тәэмин итә (клуб тарихында беренче тапкыр). Дөрес, плей-оффта Түбән Кама «бүреләре» беренче раундта ук «Трактор»га оттыра һәм алга таба Гагарин Кубогы өчен көрәштән төшеп кала. 2018-2019 еллар сезоны алдагысы кебек уңышлы булмый. Команда ике старт өй матчын оттыра. Алга таба җиңүләр җиңелүләр белән чиратлаша һәм 2018 елның 26 декабрендә тренер Андрей Назаровны Вячеслав Буцаев алмаштыра. Ниндидер мизгелдә «Нефтехимик» плей-оффка эләгү өчен көрәшкә кушылып китә ала, ләкин ул вакытка кубок сигезлегеннән алар инде артка калган булалар. Хәзерге вакытта «Нефтехимик» хоккей клубының генераль директоры — Игорь Викторович Ларионов, баш тренеры — Олег Леонтьев.