Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы

«Нефтехимик» футбол командасы

«Нефтехимик» футбол командасы
«Нефтехимик» футбол командасы 1960 нчы еллар уртасында «Түбән Кама химкомбинаты» базасында булдырыла. Ул вакытта команда республика беренчелегендә чыгыш ясый. Икенче лигага Түбән Кама «нефтехимиклары» 1991 елда үтеп керә. Ул вакытта «Нефтехимик» профессиональ клуб статусын ала. Аның беренче президенты — Равил Шияпов. Параллель рәвештә ул химкомбинатта бутилкаучук заводы директоры вазифасын башкара. Бер елдан команда Россия чемпионатының беренче лигасына чыга. 1992 елда клуб президенты урынын Наил Гыйззәтуллин ала. 2007 елда Татарстанның башка клубы — «Рубин» белән хезмәттәшлек турында килешү имзалана. «Нефтехимик» алдына Татарстанның беренче командасы өчен яшь кадрлар әзерләү бурычы куела. 2021 елда "Нефтехимик«ны Кирилл Новиков җитәкли, ул бүгенге көнгә кадәр баш тренер булып тора. 2022-2023 еллар сезонында Түбән Кама командасы беренче лига турнир таблицасында алтынчы урынны ала. «Нефтехимик» футбол клубының генераль директоры Валерий Николаевич Калачев. Генераль директор ярдәмчесе — Наил Нурмеевич Гыйззәтуллин.