Түбән Кама муниципаль районы мөхтәсибе, Түбән Кама шәһәре үзәк мәчете имам-хатыйбы Салих хәзрәт Ибраһимов җирле массакүләм матбугат чаралары хезмәткәрләре белән очрашты.
Билгеле булганча, Россиядәге дөньяви тормыш кешеләре кебек үк, төп диннәрне тотучылар да уртак максат өчен янып яши. Ул максат - яшь буынны гасырлардан гасырларга күчеп килгән әхлакый, рухи кыйммәтләр...
Түбән Кама муниципаль районы мөхтәсибе, Түбән Кама шәһәре үзәк мәчете имам-хатыйбы Салих хәзрәт Ибраһимов җирле массакүләм матбугат чаралары хезмәткәрләре белән очрашты.
Билгеле булганча, Россиядәге дөньяви тормыш кешеләре кебек үк, төп диннәрне тотучылар да уртак максат өчен янып яши. Ул максат - яшь буынны гасырлардан гасырларга күчеп килгән әхлакый, рухи кыйммәтләр нигезендә тәрбияләү; дөньяви һәм дини гыйлем биреп, илебез өчен файдалы камил шәхесләр итеп үстерү. Яңа җитәкче бу хакта аерым ассызыклап үтте һәм булганын, ирешелгәннәрне саклаячагын әйтте. Үзенең ун елдан артык Йосыф хәзрәт Дәүләтшин белән бер командада, бергә киңәшләшеп эшләгәнлекләре хакында сөйләде. Җитәкче ярдәмчесе буларак, башлыча, менеджер вазыйфасын башкаруы, хуҗалык, төзелеш һ.б. эшләр өчен җаваплы булганын телгә алды.
Түбән Кама егете Салих хәзрәт Ибраһимов үзенең тормыш юлына да кыскача гына тукталып үтте. Ул, ир-егетнең үз Ватаны каршындагы изге бурычын үтәп, чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә. «Нижнекамскнефтехим»да эшли. Сүриядәге Дәмәшекъ шәһәрендә дини гыйлем ала.
2002 елда шәһәр үзәк мәчетенә килгән Динар Ибраһимовны картлар сынап-сынап йөриләр дә, исемен Салихка алмаштырырга киңәш итәләр. Мәчет төзелеше өчен янып йөргән Салихҗан бабай хөрмәтенә! Егет ризалаша һәм шул көннән Салихка әйләнә...
Шәһәр үзәк мәчете җитәкчелеге Салих Ибраһимовка, берсеннән-берсе җаваплырак вазыйфаларны йөкли. Түбән Кама эчке эшләр идарәсенең вакытлыча тотылу урынында (ИВС) ябылуда ятканнар белән очрашулар; 1нче колониядә «утыручы»лар янына барулар; ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре белән зур залларда әңгәмә корулар... Катлаулы хәлләрдә калганнар һәм алар белән эшләүче хезмәткәрләр белән сөйләшү өчен, дини гыйлем янына әле психолог булуың да зарур бит. Салих Ибраһимовның дөньяви вузда да югары белем алуы бик ярап куя. Гади булмаган бу дөньяда үз урыныңны ничек табарга? Кешелек сыйфатларыңны ничек җуймаска?! Тормышта авыр хәлдә калганнар белән җавапны бергәләп эзли алар...
Борок мәчете төзелешенә кагылышлы сорауны да игътибардан читтә калдырмады Салих хәзрәт. 2015 елда нигез ташы салынган Борок мәчетенең төп төзелеше төгәлләнде. Ул барлыгы 6 миллион сумга төште. Авыл мөселманнары белән беррәттән, Борок аша үтеп йөрүчеләр, ерак юлга чыгучы сәфәрчеләр олы юл буенда урнашкан мәчетнең намазга җыяр көннәрен өметләнеп көтәләр. Борок мәчетенең тышкы һәм эчке якларын сылап-буяп бизәкләү, биләмәсен төзекләндереп яшелләндерү, тавыш көчәйткеч җайланма көйләү өчен әле тагын 3 миллион сумга якын акча кирәк... Дөньялыкта ук үзләренә Ахирәт йорты төзү өмете булган мөселманнарның, яхшылык эшләү нияте булган игелек-ле кешеләрнең ярдәме белән, Аллаһы боерса, Борок мәчете манарасыннан намазга чакырып беренче азан яңгыраячак көн якынаер.
«Ихлас» әхлакый-рухи тернәкләндерү үзәгенә кагылышлы сорауга Салих хәзрәт, иң элек, ул үзәкне бүгенге көндә педагогика өлкәсендә бай тәҗрибәгә ия, озак еллар дәвамында 1нче гимназиядә директор булып эшләгән Әлфия ханым Әхмәтҗанова җитәкләвен әйтеп үтте. Заманында үзенең турыдан-туры җитәкчелегендә эшли башлаган бу үзәк бинасын Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшинның файдалану өчен бушлай биргәненә аерым басым ясады. Узган ел әлеге үзәктә йөздән артык бала әхлак тәрбиясе алган. Рухи һәм әхлакый тәрбия белән беррәттән, мөселман балаларының, яшьләренең футбол, волейбол, хоккей командалары шөгыльләнсен өчен, быел «Ихлас» үзәге ишегалдында махсус спорт мәйданчыгы төзүгә керешелде. Салих хәзрәт архитектор Фирдәвис Ханов белән бергәләп мәйданчык урынын карап чыгуларын, аның да бу фикерне хуплаганын җиткерде.
Салих хәзрәт журналистлар белән очрашу азагында Татарстан Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнехановның да, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның да толерантлыкка, төрле конфессиядәгеләрнең татулыгына аеруча зур әһәмият бирүләрен әйтеп, Түбән Кама мөселманнарының бу мәсьәләдә республиканың башка төбәкләренә үрнәк булып торырга тиешлеген ассызыклап үтте.
Түбән Кама шәһәре
үзәк мәчетенең матбугат хезмәте
Нет комментариев