Әзерлек башланды
31 июльдә түбәнкамалылар Корбан бәйрәмен билгеләп үтәчәкләр.
Кызганычка, гает намазына үзәк мәчеткә нибары 90 гына кеше керә алачак. Урамда да 1,5 метр ара сакланырга тиеш. Перчаткалар һәм битлек кию таләп ителә, намазлыкны да үзегез белән алырга онытмагыз. Коръән уку 3.30 сәгатьтә башлана, вәгазь һәм намаз 4.30 сәгатьтә тәмамлана. Быел шәһәребез мәчете янында сарыклар суелмаячак, шуңа күрә корбанлыкны түбәнкамалылар үзләре кайгыртырга тиеш була. Сарык сатучылар турында мәгълүмат үзәк мәчет хезмәткәрләрендә бар. Сүз уңаеннан, елдагыча сәүдә оештырылачак, сәдака биреп, дога кылу мөмкинлеге булдырылачак.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев