Шигырь
Ярат Аллаһыны
Хисләрнең иң-
иң зурысы ул – мәхәббәт,
Яраткан Зат янәшәңдә –
бу зур бәхет.
Ул сөйгән эшләрдә
бик нык тырышасың,
Гөнаһлардан, аңлап,
еракка качасың.
Шатланып үтисең
барча әмерләрен,
Көтәсең һәрвакыт
тик Аның ярдәмен.
Килгән нигъмәтләргә
карап таң каласың,
Әз генә бүләк өчен дә
шатланасың.
Кемнәр Аллаһны
ихластан бик ярата,
Менә шулар тирә-юньгә
нур тарата.
Сөенечтән балкып
яктыра йөзләре,
Һәрнәрсәдә могҗиза
күрә күзләре.
Аллаһ өчен
төнлә уянып тора,
Изге эшләргә
ашкынып план кора.
Һәркем өчен
иман сорый, өмет итә,
Аның белән очрашуны
өзелеп көтә.
Раббыңны ярату өчен
күп бел, өйрән,
Зур гыйлемнәр бирә безгә
изге Коръән.
Ачып укымасаң әгәр
бу Китапны,
Ничек өйрәнерсең
яратырга Аны?!
Акыл белән генә
булмый Аны танып,
Йөрәк белән аңлау килә
гыйлем алып.
Өмет, курку һәм мәхәббәт
ишекләре –
Аллаһының безгә биргән
нык чикләре.
Курку гына булса,
бер дә ямь тапмассың,
Өметләнеп, гөнаһлардан
сакланмассың.
Тик ярату гына булса
йөрәгеңдә,
Булырсың син һәрчак
нәфес теләгендә.
Гыйбадәтең бик ихластан
булса гына,
Мөэмин булып,
күңелеңә шатлык тула.
Бар акылың, йөрәгең
һәм җаның белән
Аллаһыны яратырга
тизрәк өйрән.
Роза КАШАПОВА.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев