Садаканың максатлары
Садака Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен бирелә/
Садака Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен бирелә, ягъни Ул кушкан кешеләргә һәм урыннарга (ятим, мохтаж, мескеннәргә, мәчет-мәдрәсәләргә) шундый ниятләр белән бирергә мөмкин:
- Раббым Аллаһ, бу садакам уттан пәрдә булса иде;
- Раббым Аллаһ, бу садакам фәрештәләрнең догасын алу өчен;
- Бу садакам начар үлемнән һәм Аллаһның ачуыннан саклану өчен;
- Раббым Аллаһ, бу садакам әҗер күп булсын өчен;
- Раббым Аллаһ, бу садакам авырулардан саклану, шифа табу өчен;
- Раббым Аллаһ, бу садакам гөнаһлардан пакьләнү өчен;
- Раббым Аллаһ, бу садакам мәхшәр мәйданында садака күләгәсе булдыру өчен;
- Раббым Аллаһ, бу садакам кабер газабыннан саклану өчен;
- Раббым Аллаһ, бу садакам Кыямәттә үлчәүнең изге гамәлләр ягы авыр булсын өчен;
- Раббым Аллаһ, бу садакам җәһәннәм әсирлегеннән саклану өчен;
- Раббым Аллаһ, бу садакам Сыйрат күперендә нык тору өчен;
- Бу садакам, Аллаһ каршында калган бурычлар гафу ителү өчен;
- Раббым Аллаһ, бу садакам калеб катылыгыннан имин булу өчен;
- Раббым Аллаһ, бу садакам үкенечкә калмасын өчен (изге гамәлләр кылмаган өчен);
- Раббым Аллаһ, бу садакам җәннәттә садака капкасына чакырсыннар өчен;
- Раббым Аллаһ, бу садакам гөнаһлы үлемнән саклану өчен;
- Бу садакам Аллаһ мине яратсын өчен (Аллаһ каршында иң сөекле кеше — башкаларга файдалы булган кеше);
- Раббым Аллаһ, бу садакам әбрар (изгелекнең иң югары ноктасы дәрәҗәсенә ирешер өчен (үзеңә иң кадерле әйберне садака итеп бирмичә, әбрар дәрәҗәсенә ирешеп булмый);
- Раббым Аллаһ, бу садакам залимнәрдән сакланыр өчен;
- Бу садакам Аллаһ мине игелекле, тәкъва кылсын өчен;
- Бу садакам Аллаһ мине гел тәүбә кылучылардан итсә иде;
- Бу садакам Аллаһ миңа юмартлык дәрәжәсе бирсен өчен;
- Бу садакам Аллаһ мине сабыр колларыннан кылсын өчен...
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев