Югары Чаллы мәчете сездән ярдәм көтә
Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен, Югары Чаллы авылы мәчетендә зур ремонт башларга ният кылдык. Безнең алда - мәчет бинасын тышлау, түбәсен өр-яңадан ябу, манараны яңартып кирпечтән күтәрү кебек күп чыгым таләп итә торган эш тора.
Әгәр дә шушы изге рамазан аенда изгелек кылырга ашыгып, барыбыз...
Югары Чаллы мәчете сездән ярдәм көтә
Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен, Югары Чаллы авылы мәчетендә зур ремонт башларга ният кылдык. Безнең алда - мәчет бинасын тышлау, түбәсен өр-яңадан ябу, манараны яңартып кирпечтән күтәрү кебек күп чыгым таләп итә торган эш тора.
Әгәр дә шушы изге рамазан аенда изгелек кылырга ашыгып, барыбыз бергә - авылда яшәүчеләр, читтәге авылдашлар һәм, шулай ук, мөселман кардәшләребез, башка дин тотучылар бергә тотынсак, бу олы һәм авыл халкы өчен бик тә кирәкле эшне башкарып чыга алырбыз.
Кыскача гына итеп әйткәндә, Рамазан шәриф аенда барыгыз да изгелек кылып калырга -
хәләл акчагыз, үз кул көчегез белән Югары Чаллы авылы мәчетен ремонтлауда ярдәм итәргә ашыгыгыз. Белешү өчен телефон: 8-963-124-40-82.
Банк аша акча күчерү өчен тиешле мәгълүматны түбәндә русча китерәбез:
Расчетный счет № 40703810500000000932, ММРО - приход мечети с. Верхние Челны Мухтасибата г. Нижнекамска и Нижнекамского рйона ЦРО-ДУМ РТ договор банковского счета № 473000932 от 01.06.2015г.
Реквизиты банка: ОАО АИКБ «Татфондбанк» г. Казань
БИК 049205815, ИНН 1653016914, КПП 165131001
ОГРН 1021600000036
к/с 30101810100000000815
Ярдәм кулы сузачак барча мөселманнарга һәм, шулай ук, мөмкинлекләре булмаса да, күңелләрендә булышу теләге уянган һәркемгә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте, шәфкате булсын.
Булат САДЫЙКОВ,
Югары Чаллы мәчете имам-хатыйбы.
Сылтау эзләмәсәк иде
Аллаһының мөбарәк ае Рамазан җитәдер. Бу айда Аллаһы Тәгалә барыбызга да ураза тотуны фарыз итте. Сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.), «Берәү Аллаһының ризалыгына ирешим дип ураза тотса, нәкъ анасыннан туган көнге шикелле (гөнаһсыз) булыр», дигән.
Рамазан шәриф - сабырлык ае, ә сабырлыкның җимеше - җәннәттер. Рамазан аеның башка айлардан өстенлекләре бихисап: бу айда җир йөзенә Аллаһыдан Коръәни Кәрим иңдерелде; ураза тотучыларны җәһәннәм утыннан сак-
лый; мөселман бәндәсенә һәртөрле бозыклыктан пәрдә һ.б.
Рамазан ае уразасы мөселман кешегә фарыз дидек, ягъни ул шушы ай дәвамында ураза тотарга бурычлы. Аның өчен, кичтән үк, рамазан уразасын тотарга ният кылдым дип, күңелебезгә салып куябыз. Һәр кешегә билгеле булганны ник яза инде, дисезме?
Бүгенге көндә бик күпләр ураза тотуны мавыгуга әйләндерде. «Өч көн ураза тоттым», «бер атна уразада булдым», дип мактанучы андыйларны кайбер абыстайлар, ак сакаллы мәчет картлары, «молодец, яхшы булган», дип хуплыйлар. Ә бит бу - фарыз ураза! Пәйгамбәребез бу уразаның бөеклеген искәрткән: »Утыз көн ураза тотып вафат булган кеше шәһит хөкемендә булыр».
Исегезегә төшерәм: уразаның алдагы ике өлеше - мәгъфирәт өлешедер, ә соңгы өлеше - уттан котылудыр». Янә дә сөекле пәйгамбәребез сүзләрен китерәм: «Рамазан аен, ул гөнаһларны яндыру сәбәпле, шулай атыйлар».
Шулай булгач, абыстайлар һәм ак сакаллы бабайлар сүзен калкан итеп, үзегезне Аллаһы Тәгаләнең иксез-чиксез әҗер-савапларыннан мәхрүм итмәгез.
Бәлки, олы яшьтәге әниләрегез сөйләгәнен ишеткәнегез булгандыр- элекке заманда, җәйге челләнең уттай кызу кояшы астында көне буе бөгелеп урак урганда да, алар уразаларын бозмаганнар. Тамаклары кибеп, иреннәре чатнап ярылса да, иреннәренә бер тамчы да су тигезмәгәннәр. «Түзәр хәл калмагач, уразаны бозмас өчен, өйлә турысында кибән астындагы туфракны казып, шунда бераз хәл ала идек», дип сөйләгәннәренә мин үзем шаһит.
Бүгенге көндә андый авырлыклар юк, бары тик сабырлык һәм ныклык кына кирәк. Ә без, уразага кермәс өчен, мең сәбәп табабыз. Югыйсә, күбебезнең вакыты эштә дә салкынча биналарда (күбесендә кондиционер-җилләткеч тә бар) үтә. Әбиләр-бабайларыбыз андый шартларны төшләрендә дә күрмәгән, әмма ураза бозмас ныклыкка ия булганнар. Ә без өч көн, бер атна ураза тотуыбыз белән мактанабыз. Кайбер белдеклеләр тагын да уздырып җибәрә - кышкы кыска көннәрдә уразаны тотып бетерергә чамалап, рамазан аенда командировка әмәллиләр. Шулай ук, «ашказаныма ярамый, эчем бора» дигән булып, юк-бар сылтау табып, башлаган уразаларын ташлыйлар. «Кем бер көн ураза тотса, Аллаһы аның йөзен уттан 70 ел озынлыгында ерагайта» (Мөслим, 1153), дигәнне ник онытабыз?! Белә торып бозган уразаның казасы зур: һәр көн өчен 60 көн ураза тотарга кирәк. Санап карагыз инде, кышкы кыска көннәрегез генә җитәрме икән ул казадан котылу өчен...
Быел ураза бик тә авыр вакытка - иң озын көннәргә туры килә. Мондый озын көнле уразалар кеше гомеренә, күп дигәндә, ике мәртәбә генә туры килә.
Әгәр дә үзебезне иманлыга саныйбыз икән, бүгенге эшне иртәгәсе көнгә калдырмыйча, уразаларыбызны башлап, Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән тәмамларга да насыйп итсен.
Ураза тотарга ниятләре булган, әмма үз көчләренә ышанып бетмәгән яшьләргә шундый киңәш бирер идем: ураза тота алмасагыз да, авыз ачу (ифтар) мәҗлесләре үткәрергә тырышыгыз, анысы да - зур савап.
Җәбраил килеп: «Я, адәм, дөньяның яктыруын, әгъзаларыңның ак булуын телисеңме? Әгәр теләсәң, һәр айның унөченче, ундүртенче һәм унбишенче көннәрендә ураза тот», дип, Аллаһы Тәгаләнең әмерен җиткерә. Сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд тә, шулай ук, уразасын калдырмаган. Яшьләр дә шушы уразалардан башласа, киләчәктә рамазан ае уразаларын тотарга җиңел булыр. Ә иң дөресе, Аллаһы Тәгалә йөрәгегезгә иман чаткысы салган икән, аны саклап, намазга басарга, ураза тотарга тырышыгыз.
Хөрмәтле дин кардәшләрем! Рамазан ае уразасын тотарга барчабызга Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен, ярдәменнән ташламасын.
Имаметдин хәзрәт Вафин,
Борок авылы мулласы.
Рамазан якынлаша
Түбән Кама шәһәре үзәк мәчетендә изге рамазанны (ул быел 18 июньдә башлана) каршыларга ныклы әзерлек бара. Мәгълүм булганча, бу Аллаһы йортында уздырыла торган ифтарлар гына да һәр кичтә 700 кешене үзенә җыя һәм Коръән, вәгазь тыңлап, рухны Аллаһы сүзе белән баету бәйрәменә әйләнә.
Хәзерге вакытта мәхәллә халкы, бигрәк тә яшьләр, намазлардан соң, ярты гына сәгатькә калып, чатырлар коралар, аларга келәм җәяләр. Ифтарга килүчеләрне матур чатырлар, аның келәм түшәлгән идәне һ.б. каршы алсын, һәркем күңеле яктылык белән тулсын өчен тырышалар. Ул хезмәтләре өчен акча алалардыр дип уйламагыз, дин кардәшләребез боларның барысын да Бер Аллаһы ризалыгын өмет итеп башкаралар. Сүз уңаеннан, шул чатырларда ифтар оештыруда катнашырга теләүчеләр, хәзердән үк, шәһәр үзәк мәчетенә килеп язылып куя алалар.
Аллаһы Тәгалә Рамазан аенда исән-сау булып, ныклык белән уразаларыбызны тотуны һәм шушы изге айдагы кебек үк, Үзенең һәр бирмеш көнендә бары тик яхшы уйлар, игелекле гамәлләр белән генә яшәүне насыйп итсен иде.
Фәнис КАДЫЙРОВ.
Ислам нуры чакыра
Ифтарга
Безнең Төзүчеләр поселогындагы «Ислам нуры» мәчетендә рамазан ае, һәр елдагыча, ифтар мәҗлесләре белән, зурлап уздырылачак. Сүз уңаеннан, узган елгы рамазан ае дәвамында егерме ифтар мәҗлесе үткәрелгән иде. Шәһәрдән килеп, ифтар оештыручылар да күп булды. Барысыннан да Аллаһы Тәгалә разый булсын.
Форсаттан файдаланып, әгәр быел да «Ислам нуры»нда ифтар уздырырга теләүчеләр булса, алдан язылып куярга киңәш итәбез. Аның өчен, минем кесә телефонына шалтырата аласыз (8-917-242-50-18). Безнең мәчет, ифтар мәҗлесендә туксанга кадәр кеше сыйдыра. Ифтар уздырырга ниятләүчеләр үзләре дә әзерли ала табынны, шулай ук, мәчетебездә махсус аш-су осталары да бар.
Рамзан аенда барыгызны да тәравих намазларына көтеп калабыз. Бу изга аебызда барыбызга да Аллаһы Тәгалә кушканнарны гына үтәп, тыйганарыннан тыелып яшәргә язсын.
Ял лагерена
Рамазан ае тәмамлангач, балалар өчен көндезге ял лагере (иртәнге 9дан көндезге сәгать 3кә кадәр) эшләячәк. Ун көнлек ул лагерьда балаларга әхлак тәрбиясе биреләчәк, кызыклы уеннар, төрле конкурслар, ярышлар, Красный Ключ поселогындагы Изге чишмәгә, Шәңгәлче, Зур Афанас авылларындагы һ.б. матур мәчетләргә экскурсияләр оештырылачак.
Балаларыгызның көннәре файдалы үтсен, әдәп, тәртип һәм әхлак тәрбиясе алсыннар, дисәгез, «Ислам нуры» карамагындагы көндезге лагерьга китерегез.
Мидхәт АБДУЛГАНИЕВ,
Төзүчеләр поселогы имам-хатыйбы.
Нет комментариев