Дустым туган көненә безне дә чакырды. Нинди күлмәк кияргә, ничек бизәнергә һ.б. уй башны катырды. Квартирда куну безнең кебек тулай торак «балалары» өчен үзе зур бәйрәм ул! Инде бүләкләр алынган, киеп барырга «соңгы мода»лы күлмәкләр дә әзер иде. Һич көтмәгәндә, шул иптәш кызым шалтыратты. Читенсенү ишетелде аның тавышында:
- Туган...

- Туган көн үткәргәндә әнине берәр җиргә илтеп торырга иде. Гарип минем әнкәй, «гарипләр арбасы»нда йөри. Дус кызларыма әниемне күрсәтергә оялам...
Шулчак Әмирхан Еникинең «Матурлык» хикәясе искә төште... Андагы төп герой Бәдретдин шадра битле әнисен иптәш шәкертләре янына алып чыгып таныштыра, ә монда... Үз әниеңнән ничек инде тартынырга була?!
Дуслар белән киңәшеп, туган көнне ачык һавада гына үткәрергә булдык. Әмма минем өчен бәйрәмнең яме калмаган иде.
Әниләребез - безнең өчен Аллаһыдан кала хөрмәткә иң лаек зат булырга тиеш. Гомер буе игелек кылсак та, аларга бурычыбызны түләп бетерә алмабыз. Язмамны пәйгамбәребезнең миңа бик нык тәэсир иткән хәдисе белән тәмамлыйм.
Бервакыт Мөхәммәд пәйгамбәр янына бер кеше килә һәм сорау бирә:
- Әй, Аллаһының рәсүле, әйтмәссеңме, мин бу дөньяда кем алдында бигрәк тә бурычлы?
- Әниең алдында.
- Тагын?
- Әниең алдында.
Бу кеше тагын бер мәртәбә шул ук сорауны бирә, Мөхәммәд аңа тагын нәкъ шулай дип җавап бирә.
- Тагын? - дип дүртенче мәртәбә сорагач, Аллаһының илчесе:
- Әтиең алдында, - ди...
Динебез дә әниләрне әнә ничек зурлый. Ә без, яшьләр, әниләребезне кешегә күрсәтергә кыенсынабыз, аларның заманча булмавыннан, артта калганлыгыннан оялабыз. Рәхим-шәфкатьнең ни икәнен дә белмибез.
Зилә САГЫНДЫКОВА.
Сәхифәне Фирая МОРАТОВА әзерләде.
Нет комментариев