Бары теләк кенә кирәк
Түбән Кама үзәк мәчете «Намаз – бәхет ачкычы» курсларын башлап җибәрде.
Бу проект – биш көнлек. Бу вакыт эчендә кешеләр тәһарәт алырга, намаз укырга гына өйрәнеп калмый, шулай ук ислам дине нигезләренә дә төшенә.
– Мәчеткә кергәндә үк, елап кердем. Аллаһы Тәгаләдән зиһен бирүен сорадым. Укытучылар да шундый яхшы итеп каршы алдылар! Дөрес, намазны өйрәндем, дөресләр өчен килдем, – ди Әнүзә Хафизова.
– Мин дә намазны үзем өйрәндем, ләкин тәртибен ныгытырга кирәк әле, дип уйлыйм, – дип өсти Мөнҗия Әхмәдуллина
Ләкин килүчеләр арасында яңа дингә тартыла башлаучылар да бар. Үзәк мәчет имамының мәдәни һәм оештыру мәсьәләләре буенча урынбасары Гөлнара Хөсәенова әйтүенчә эшләүче кешенең атнасына ике тапкыр кичләрен мәчеттә укырга вакыты булмаска мөмкин. Яисә өч ел дәвамында белем алу аңа бик авыр тоела. Үзлегеннән дә һәркем ныклап өйрәнә алмый, укытучы ярдәме кирәк. Мондый вакытта бу кыска курслар бик ярдәм итә.
Әйтергә кирәк, бу проектны түбәнкамалылар үз иттеләр. Беренче тапкыр 2020 елның 25 гыйнварында укырга 300ләп кеше килгән. Пандемия сәбәпле, март аендагы укуларны октябрь аена күчергәннәр. Анда мәчеткә 80 кеше килгән, башкалар өчен дәресләр шулай ук онлайн да барган.
– Бисмилләһир-рах-мәнир-рахиим. Әлһәмдүлилләһ, без бүген Аллаһы рәхмәте белән тагын «Намаз – бәхет ачкычы» проекты кысаларында дәресләрне башлап җибәрдек. Исемлеккә башта 100гә якын кеше язылса, бүген язылмаучылар да күп килде. 150 кеше катнаша. Башта теорияне өйрәнеп, аны гамәлдә кулланачакбыз. Бүген килә алмаучылар безнең дәресләргә киләсе атнадан кушылырга мөмкин, – диде үзәк мәчетнең 2 нче имамы, мәчет имам-хатыйбы ярдәмчесе Булат хәзрәт Баһаветдинов.
«Белем алу – бишектән ләхеткәчә» дип юкка гына әйтмиләр. Менә курсларга килүчеләрнең дә яшьләре төрле: иң яшенә – 18 яшь (егет бабасы белән килгән), иң өлкәненә – 80 тирәсе.
– Кешеләр безгә шалтыратканда «үзебез белән нәрсә алыйк» диләр. Монда килер өчен, бары теләк кирәк. Һәр кешегә блокнот, ручка, дәреслек, намаз укырга өйрәнү «келәм»е үзебез өләшәбез, – дип аңлата Гөлнара ханым.
Сүз уңаеннан, мәчеттә куркынычсызлык таләпләрен саклауга зур игътибар бирелә. Һаваны зарарсызландыручы махсус җиһазлар (рециркуляторлар) эшли, кешеләр битлекләр кигән, антисептик белән кулларын эшкәртә. Шулай ук бүлмәләрне даими җилләтеп торалар.
Фото: Фәнис Кадыйров
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев