Аллаһы сүзен җиткереп
Түбән Каманың үзәк мәчетендә хатын-кызлар арасында Коръән уку бәйгесе узды.
Алар мәчеттә белем алу дәвамлыгы буенча өч номинациядә катнашты: беренче төркемгә өч ел укучы мөслимәләр керде, икенче төркемдә – алты ел, өченче төркемдә алты елдан артык гыйлем туплаучылар иде. Көчләрен сынап карарга теләүчеләр күп булды – бәйгедә барлыгы 38 хатын-кыз катнашты. Коръәни Кәримнең дөрес һәм моңлы укылышына гарәп теле һәм Коръән дәресләре укытучылары бәя бирделәр. Нәтиҗәдә, Миләүшә Латыйпова, Гөлсинә Галимова һәм Асия Курбеева җиңүгә иреште. Аларга бүләк итеп зәм-зәм суы тапшырдылар.
Үзәк мәчетнең матбугат хезмәте.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев