Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

«Җәйге кызулык — ахирәтне искә алу»

Бу дөнья — сынау урыны. Аллаһ Тәгалә тереклекне һәм үлемне безне сынау өчен бар кылды.

Кемнең гамәлләре яхшырак булыр икән дип. Шуңа күрә, Аллаһ Тәгалә бу кешеләргә төрле сынаулар бирә. 

Кем бу сынауларны үтә — ул ин шә Аллаһ җәннәтле була. Бу дөнья вакытлы гына, ә ахирәт ул бу дөньяга караганда хәерле һәм мәңге. Шуңа күрә бу дөньяның вакытлы сынауларын без дөрес узарга тиешбез. Җәйге эсселек — Аллаһ Тәгалә могҗизаларының һәм сынауларының берсе генә. Аллаһ Тәгалә җирне, күкләрне бар кылды. Таулар, диңгезләр — болар барысы да Аллаһның барлыгын һәм берлеген күрсәтүче билгеләр, аятьләр. Бер көн, бер төн килүе, бер салкын, бер кызу булуы — кешеләрнең ахирәтне искә төшерүе. Кеше бу дөньяда рәхәтләнмәсен, гел бер төрле булмасын дип, Аллаһ Тәгалә бу дөньяның вакытлыча икәнен күрсәтә, үзгәрешләре кеше ахирәткә әзерләнсен дип әйтелә. Бу эссе көннәр безгә ахирәтне, анда булачак газапларны искә төшерергә тиеш. Мәетләр каберләреннән кубарылгач, мәхшәр мәйданына җыелырлар. Бу көнне кояш якты һәм баш очында ук булачак. Алар кояш астында, бер күләгәсез, тип-тигез урында басып торырлар һәм гөнаһларына карап тирләрләр. Пәйгамбәребез Мөхәммәт (саллаллаһу галәйһи вәссәлам) әйтә: «Кемнеңдер аккан тире булыр тубыктан, кемнеңдер тезеннән, кемнең биленнән, кемнеңдер муеннан». Без күз алдына китерә алмаслык эссе булыр. Шул эсселекне безгә Аллаһ Тәгалә искә төшерә. Бу дөньядагы эсселек вакытлыча гына. Ул безгә җәһәннәмнең кайнарлыгын искә төшерер өчен җибәрелә. 

Хәдистән күренгәнчә, ут: «Бер өлешем, икенчесен ашый башлады дип», — Аллаһка шикаять кылган. Аллаһ Тәгалә җәһәннәмгә ике мәртәбә сулыш алырга рөхсәт биргән. Шунлыктан, җәһәннәм елга ике мәртәбә сулыш алып, пар чыгара: берсе кышкы иң салкын көннәр, берсе — җәйге иң кызу көннәр — шушы җәһәннәмнең пар чыгаруы вакыты. Җәһәннәмнең газабы ике — берсе бик салкын, берсе бик кызу. Кешегә җәһәннәмдә температура бик тиз алмашыныр, әле генә нык салкын булса, шул ук мизгелдә түзеп була алмаслык кызу да була. Ә җәннәттә кояш та пешермәс, салкын белән дә интектермәс, бер рәхәт һава торышы булачак. 

Аллаһ Тәгалә безнең өчен дөньядагы утны җәһәннәмне искә төшерер өчен бар иткән. Сәхабәләр утны, учакны күргән саен җәһәннәмне искә төшергәннәр. Бервакыт Абдулла ибн Мәсгуд (рг) тимерчеләр яныннан узганда, кызган тимерне уттан чыгарганны күреп, елап торган. Ул учакны күреп, куркуыннан елаган. Пәйгамбәребез хәдисеннән күренгәнчә, бу дөньяда малы күп булып та, аннан зәкят чыгармаган кешеләрнең, җәһәннәмдә шул алтын-көмешләре эретелеп, кыздырылып тәненә бастырылыр, ди. Бәлки ибн Мәсгуд шушы хәдисне исенә төшергәндер... 

Җәһәннәм уты сумала кебек кара һәм аның кызулыгы да җитмеш мәртәбә артык. Бу дөнья кызулыгы җәһәннәм утының бер чите генә. Бу кызулык гыйбадәт кылудан баш тартырга сәбәп түгел. Ирләр «бүген кызу» дип җомга намазына бармый калырга, хатын-кызлар «бүген кызу» дип, башларыннан яулыкларын салырга тиеш түгел. Авырлыкка карап — савабы да артыграк була. Күбрәк савап алыр өчен сәхабәләр кызу көннәрдә ураза тотканнар. Арзан әйберне кем дә сатып ала ала. Шуның кебек, кышкы вакытта ураза тотуны кем дә булдыра ала. Ә эсседә һәм озын көннәрдә ураза тоту авыррак. 

Бер атна-ун көн булган кызу көннәрне Аллаһ Тәгаләнең сынавы һәм нигъмәте дип кабул итик, һәм телебез белән, гамәлебез белән кабул итеп, алар аша ахирәткә әзерләнеп яшәргә тырышыйк. 

Рәйхан Нәҗметдинов
Рәйхан хәзрәт Нәҗметдинов. Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев