Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Үзара дошман эзләмик

Бүгенге көндә «терроризм» хакында ишетмәгән кеше юктыр. Бу сүзне ишетүгә күпләр шикләнеп, сагаеп кала. Чөнки әледән-әле зур шәһәрләрдә террорчылык белән бәйле очраклар хакында укып, ишетеп торабыз.

Кешелек дөньясы өчен иң куркыныч терракт 2011 елның 11 сентябрендә АКШта булды һәм ул 80 илдән 2823 кеше гомерен өзде. 2004 елның 1 сентябрендә Төньяк Осетиянең Беслан фаҗигасендә 335 кешенең гомерен өзгән, шуларның 186сы балалар булган террорчылык гамәле дә әле безнең хәтердә.

Күп очракта алар террорчылар кулыннан гади халык, балалар, картлар зыян күрә. Катлаулы чорда яшибез, шуңа күрә, һәрчак уяу булу сорала. Үзебез һәм балаларыбыз куркыныч килеп чыккан очракларда 112 телефон номерын яттан белсеннәр.

Балаларыгыз таныш булмаган кешеләр белән аралашмасын. Юлыгызда очраган хуҗасыз сумка, пакет һәм шундый башка әйбер күрсәгез, үзегез дә кулыгызга алырга ашыкмагыз. Сәер булып күренгән әйберләрне тикшермәгез, кызыксынмагыз. Бу сәламәтлек өчен куркыныч бетәргә мөмкин.

Интернетта экстремизмны һәм терроризмны пропагандалау киң таралган. Балаларыгызның нинди сайтларда утырганын күз угында тотарга тырышыгыз.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев