Язмышларны кем ялгар?
Фәридә Илдусовна кич буе җанына тынычлык таба алмый тилмерде. Әле табиб булып берничә ел гына эшләсә дә, язмышларның төрлесен күрергә туры килде аңа. Менә бүгенге кыз бала очрагы да күңел тынычлыгын бозды.
Йоклап яткан кызының чәченнән сыйпап, өстендәге юрганын рәтләде да, шыпырт кына кухняга чыкты. Вакыт инде шактый соң булуга карамастан, артыннан ире Рамил дә иярде. Ул үзе медицина өлкәсеннән шактый ерак һөнәр иясе булса да, хатынын ярты сүздән аңлый, юата иде. Бергәләп төнге чәй эчкәндә хатын күз яшьләрен тыя алмый, эчен бушатты.
Бу шимбәдә чираттагы кизү торырга аның чираты булмаса да, хезмәттәше авырып киткәч, чыгарга туры килде. Иртәнге обходтан соң бераз ял итеп, алдындагы кәгазь боткасына чумган гына иде, алар дәваханәсенә «Ашыгыч ярдәм» машинасы эче авыртуга зарланган, 17 яшьлек кыз баланы алып килде.
Беренчел караудан ук, табибә кыз баланың чирләренә бер шаккатса, битарафлыгына тагын бер кат борчылды. Бу бала йөгәнсез женси тормыш белән яшәгән һәм мөмкин булган бар авыруларны да йоктырырга өлгергән.
Фәридә Илдусовна башын чайкап, авыру тарихын тутырырга кереште. «Ничә яшьтән женси тормыш белән яши башладың?» – дигән иң беренче сорауга кыз «хәтерләмим» дип шаккаттырды. «Ничә партнерың булды?» дигәнгә, «Үзегез күпме язасыгыз килсә, шулкадәр языгыз», – булды жавабы.
Табибә кызга күтәрелеп карагач, имәнеп китте. Бу күзләрдә күз яшьләре аша тирән җан ярасы күрде ул. Беркемгә дә кирәге калмаган, тормышка кул селтәп, тормышның тирән чоңгылына чумганнарда гына була бу күз карашы. Кызны инде дәвалап булудан узган. Аллаһы Тәгалә бала табар өчен кыз бала итеп яраткан адәми зат, үзенең киләчәктә кемнеңдер сөекле хатыны, яраткан әнисе буласы урында кем туры килсә, шуның белән женси мөнәсәбәтләргә кереп йөргән. Нәтижәдә, венерик авырулар азган. Димәк операция котылгысыз. Ә бу инде хәтта аны шушы сазлыктан коткаручы булса да, тормышының бер чите китек булачак, кыз беркайчан да әни була алмаячак дигән сүз.
Бу хакта авыруның үзенә әйткәч, кул гына селтәде. Аңа инде барыбер иде. Күз алдына китерәсезме, 17 яшьтә, әле мәктәпне тәмамлап, матур күлмәкләр киеп, чыгарылыш кичәсенә барырга, югары уку йортында укып, белем алырга, кияүгә чыгарга тиешле гүзәл зат бит ул!
Балигъ булмаган кыз баланы операция өстәленә салыр өчен әти-әнисе ризалыгы кирәк. Ул бәхетсез бала әнисен хәтерләми дә икән, әллә исән, әллә юк. Фәридә ханым әтисенә шалтыраткан иде «Вакытым юк, теләсәгез нишләгез», – диде трубкадагы тавыш. Аптырагач, «Әгәр төш вакытына кадәр килеп җитмәсәгез, полиция сезне алып киләчәк», – дип куркыткач кына, килеп тиз генә кәгазьләргә имзасын сырлады. Укып, кызыксынып та карамады ичмаса. Нинди язуларга кул куйдыралар, ни сәбәпле – әти кешегә кирәге шулкадәр генә булып чыкты. Бу язуларда аның кызы язмышы югыйсә...
Менә бит, вакытында бу кызга күзәтү, ярдәм кулы сузылса, ул бәлки тайгак сукмакка кереп китмәгән дә булыр иде. Юкка гына: «Кыз баланың язмышы кыл өстендә, кыл өстеннән төшсә, халык телендә», – димәгәннәрдер. Ә хәзер соң инде. Әти-әни битарафлыгы, җавапсызлыгы өчен балалар түли – шунысы кызганыч.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев