Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Яшь буынны шулай кайгыртабызмы?

Молдавиядә җитештерелүче шәрабләр, хәзер рәсми рәвештә хәмер дип саналмый. Ул – гадәти ризык исемлегендә икән! Шуңа күрә, аңа бик күп реклама ясарга һәм теләгән вакытта сатарга мөмкин. Инде, Россиядәге шәраб җитештерүчеләр Союзы башлыгы итеп билгеләнгән («Россия» каналында шулай ук телетапшырулар алып баручы) Дмитрий Киселев та, илебездә ясалган шәрабны «алкоголь продукция» дип атаудан туктарга кирәк дип саный. Үзе дә Кырымда шампан җитештереп яткач, нишләп санамасын, ди?!

Сыраны, шәрабны, тәмәкене рекламалардан алуларына күпме генә вакыт узды, югыйсә. Инде аларны гадәти ризыкка кертсәк, нәрсә башланачак? Күп җирдә шәрабның файдасы турында язалар. Янәсе, ул йөрәк, ашказаны эшчәнлеген яхшырта. Тик аны көн саен эчкәндә, йөрәк эшчәнлеге бозылырга да мөмкин, алай гынамы, бу мавыгуның тазаруга китерүе, хәтта, эчкечелеккә әйләнү куркынычы да бар. Бигрәк тә хатын-кыз организмы хәмергә тиз ияләшкәнгә, шәраб белән дәваланырга түгел, ә аннан сакланырга кирәктер?
Шуны ризык исемлегенә кертсәләр, димәк, рекламага юл ачыла. Аны телевизордан күрсәтеп, радиодан яңгыратып, шәһәр урамнарындагы баннерларга урнаштырып куячаклар. Телевизорны балаларыбыз караганны онытмыйк. Болай да, аннан чипсы, кока-кола, шоколад һ.б. рекламалар күреп, шуларны сатып алып, сәламәтлекләренә зыян салалар.
Хәмер кибетләре адым саен ачыла. Кайберләре берничә метр ераклыкта гына тора. Бу хакта шәһәребез хакимиятенә зарланып караган түбәнкамалыларның авызларын «закон рөхсәт итә» дип ябып куйдылар. Башта «торак йорттан 10 метр ераклыкта булса, ярый», диделәр, аннары бөтенләй «сату-алу оешмалары торак йортларда урнашырга мөмкин», – дип язганнар иде. Чыннан да, түрәләр хаклы, барысы да канун нигезендә башкарылган. Әмма...
Һәр сәүдә йортында тәмәке сатуның аерым урыны да бар, шулай ук кальян, электрон сигарет та бар. Соңгы бер-ике елда тәмам бәлагә әйләнгән «снюс»ларны да шуннан сатып алалар. Электрон сигарет зыяны турында белеп тә, аны сатуны рөхсәт итәләр. Бер яктан, яшь буынны сүгәбез, икенче яктан, аны юлдан яздырыр өчен барлык шартлар тудырыла.
Миңа калса, тагын бер бәла – камыр ризыклары пешереп сатучы кибетләр. Алар яныннан үткәндә, ул хуш исне тоеп, кереп китеп, нәрсә дә булса алып чыгалар. Иртән исә, 50 процент ташлама белән сатылучы кичәге тәм-томнарны сатып алыр өчен, озын чират төзелә. Нәтиҗәдә – тазару, ашказаны эшчәнлеге бозылу, гастрит...
Шуларны язганда, күзем эшләп торган телевизорга төште. Анда шампан шәрабына реклама бара икән. Тәмле, диләр. Алайса, тора-бара аракыны да ризык исемлегенә кертмәсләрме икән?!
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
Фото pixabay.com сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев