Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Түбән Каманың Сухрау авылында яшәп иҗат итүче Рәфыйк Әхмәдиев китапларын китапханәләргә бушлай өләшә

Ул - бүгенге көндә сигез китап авторы.

Сухрау авылында яшәп иҗат итүче, милли җанлы шагыйрь, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенең иң актив әгъзаларыннан берсе Рәфыйк Гомәр улы Әхмәдиевнең бер мактаулы сыйфаты бар: ул бер җырын, бер китабын да сатмый, ә китапханәләргә бушлай өләшә. 

Рәфыйк Әхмәдиев 1949 елның 25 февралендә Яңа Чишмә районы Сөлчә Башы авылында дөньяга килә. Кечкенәдән әтисез калып, бөтен авырлыкны үз җилкәсендә татып үскән малай тормышта югалып калмый. Кызыксынучан, игътибарлы егетнең «рулевой» булып Татарстан елгаларын гизгәндә, Себер ятмаларын үзләштергәндә, Түбән Кама шәһәренең «Татэнерго» бүлекчәсендә машина йөртүче булып эшләгәндә тирә-юньнең гүзәллеге, табигатьнең матурлыгына соклануы, төрле кызыклы кешеләр белән аралашуы аның күңеленә шигьри орлыклар салгандыр, мөгаен, ул шигърият дөньясына кереп китә. 

Каләмдәшебез — бүгенге көндә сигез китап авторы (тугызынчысы басмада). Аның китапларында милләтебезгә, телебезгә, тормышка карата шигырьләр, поэмалар, җырлар урын алган. Җырлар дигәндә, аның 2017 елда нәшер ителгән «Җыр — күңелнең бизәге» исемле китабындагы җырларны «Илһам» эстрада студиясе җырчылары шәһәребездә үтә торган бәйрәмнәрдә, кичәләрдә бик теләп башкаралар.

Рәфыйк Гомәр улының шигырьләрендә гөрләп торган авылларның юкка чыгуы, мәктәпләрнең, кибетләрнең ябылуы, тук башаклар тибрәлеп утырган иген кырларының чүп басуына әйләнүе, гомер-гомергә үзара аралашып, ярдәмләшеп, хәл белешеп яшәгән авыл халкының елдан-ел үз эченә бикләнүе, йомылуы һәм телебезнең юкка чыгуы кебек күпчелек авыл җирлекләренә хас проблемалар яктыртыла.

2021 елда туган тел турында шигырьләрен туплап, «И туган тел, и газиз тел» исемле китабын, үз хисабына 500 данә нәшер итә. Аны Фән һәм мәгариф министрлыгы аша республикабызның татар авы-лы мәктәпләренә бушлай таратуы да бик күркәм гамәл. Рәфыйкка һәрдаим иҗат мәйданы җитми, ул, трибун шагыйрь буларак, үзенең тирән мәгънәле шигырьләрен һәрвакыт яттан сөйләп, тамашачының игътибарын җәлеп итә белә. Соңгы елларда республика күләмендә эшләнгән эшләребездән иң әһәмиятлесе: Татарстан Дәүләт советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга, Татарстан Дәүләт советы рәисе урынбасары, татар телен үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтовка һәм Татарстан дәүләт советы депутаты, Язучылар союзы рәисе Ркаил Зайдуллага хат язып, республикабызда ел саен уза торган Изге Болгар җыенын, «Шигърият бәйрәме» белән башлап җибәрүне программага керттерү дә Рәфыйк Әхмәдиев тырышлыгы белән тормышка ашырылды. Тарихтан күргәнебезчә, төрки халыкларның акыннары гомер-гомергә халык алдында булган. Изге Болгар җыенында, каләмдәшебезнең туган телебезне олылап язган шигырьләрен яттан сөйләгәнен тыңлаган халык аны алкышларга күмде. 

Рәфыйк — башлаган эшен һәрвакыт ахырына җиткерә, тел белән диннең бер тамырдан икәнен яхшы аңлый һәм сүзнең көченә ышана торган оптимист карашлы шагыйрь. Әле дә ул крестьян тормышы белән авылда яшәп (интернетсыз), инде җитмеш биш яшен тутырып килүенә карамастан, ел саен уздырыла торган төрле әдәби бәйгеләрдә җиңеп, дипломнар белән бүләкләнә. Ир кешегә куелган таләпләрнең өчесен дә үтәп, хатыны — тормышта, иҗатта ныклы терәге булган Венера ханым белән өч бала үстереп, югары белем биргән, өй җиткергән, бакча үстергән шагыйрь турында бик күп язып, сөйләп булыр иде. Без, милләтпәрвәр каләмдәшебез Рәфыйк Гомәр улына телебез, милләтебез, яшәү, киләчәк турында, укучыларны уйландыра, сокландыра торган шигырьләрен язуын дәвам итүен теләп, саекмас иҗат чишмәсе телибез. 

Рәсимә Нәбиуллина, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе җитәкчесе 
Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев