1917 елгы Октябрь революциясе һәркемнең дә күңеленә хуш килми. Моны аңларга да була. Зур мөлкәткә һәм өстенлекләргә ия булган сыйныф вәкилләре, дин әһелләре күп нәрсә югалталар. Ә иң мөһиме: халыкны изү юкка чыгарыла. Дөнья тарихында беренчеләрдән булып, сигез сәгатьлек эш көне урнаштырыла. Хосусый милек бетерелә. Әлбәттә, болар белән килешмәүчеләр байтак...
1917 елгы Октябрь революциясе һәркемнең дә күңеленә хуш килми. Моны аңларга да була. Зур мөлкәткә һәм өстенлекләргә ия булган сыйныф вәкилләре, дин әһелләре күп нәрсә югалталар. Ә иң мөһиме: халыкны изү юкка чыгарыла. Дөнья тарихында беренчеләрдән булып, сигез сәгатьлек эш көне урнаштырыла. Хосусый милек бетерелә. Әлбәттә, болар белән килешмәүчеләр байтак була.
Чит илләр белән ике арадагы «тимер пәрдә» бер яктан җәмгыятьне капитализмның тискәре йогынтысыннан сакласа, икенче яктан ул безне дөньяның алдынгы технологияләреннән дә аерды. Нәтиҗәдә, Советлар иленә каршы башкарган гамәлләренең аяныч нәтиҗәләреннән куркып, 4 миллион кеше чит илләргә чыгып качты. Ә икенчеләре исә - югары белемле һәм югары мәдәниятле катлау - Октябрь идеяләрен кабул итмәде.
Авыл хуҗалыгын күмәкләштерү белән дә күпләр килешмәде. Совет хөкүмәтенең дошманнарына карата репрессияләр хакимиятне ныгытты гына югыйсә, оппозицияне юкка чыгарды, шул сәбәпле Бөек Ватан сугышында немец фашистларын җиңүгә ирешелде. Дөрес, бернәрсәгә дә нигезләнмәгән репрессияләр халык арасында ризасызлык һәм каршылык китереп чыгарды. Нәтиҗәдә, заманында чит илгә чыгып киткән, шулай ук илдә калып та революция казанышларын кабул итмәгән гражданнарның варислары көннәрдән -беркөнне Совет хакимиятен юкка чыгарды. Ләкин аларның шундый зур ил белән идарә итү тәҗрибәсе булмаганлыктан (ә бәлки алдан уйланылган план буенчадыр?), илнең икътисады җимерелде. Һәм менә ике дистә елдан артык вакыт аны беркем дә тотрыклы хәлгә китерергә җыенмый кебек.
Бөек Октябрь Социалистик революциясенең 100 елыгы - илебезнең тулы бер гасырлык тарихы. Шул уңайдан, шушы заман күзлегеннән чыгып, аңа объектив бәя бирәсе килә. Әйе, Советлар кулакларны юкка чыгардылар, ләкин Совет режимына һәм күмәкләштерүгә каршы булганнарын гына; дин әһелләренә каршы көрәштеләр, ләкин Совет властена каршы чыгучыларына гына. Җинаять җаваплылыгына тартылган тоткыннар көче белән предприятиеләр, тимер юллар, суднолар йөрү өчен каналлар, Колымага юллар төзеттерделәр - чөнки алар эшләргә тиеш иде. Хәзерге вакытта безне «алар нигезсез хөкем ителгән» дип ышандырырга тырышалар. Ә бит аларның нибары 25 проценты гына сәяси, ә калганнары барысы да җинаять җаваплылыгына тартылган тоткыннар булган. Ә ни өчен тоткыннарга карата аяусыз булганнармы?.. Бу Совет хакимияте уйлап тапкан ысул түгел, һәр заманда шулай булган, хәзер дә шулай дәвам итә.
Дөрес, Совет властеның кимчелекләре, хаталары, турыдан-туры җинаятьчел яклары аз булмаган. Ләкин кешелек тарихы Совет хөкүмәтеннән дә кимрәк җинаятьләр кылган һәм аңа караганда кешеләрне бәхетлерәк иткән хакимиятне әлегә хәтерләми. Кыска гына вакыт эчендә, читтән бернинди ярдәм күрмичә һәм тирә-яктан дошманнар камалышында булган хәлдә, Беренче бөтендөнья һәм Гражданнар сугышлары аркасында барлыкка килгән җимереклекләрне торгызып, икътисадны иң көчле дошманнар да көнләшерлек дәрәҗәдә күтәргәннәр. Узган гасырның кырыгынчы еллар ахырына халыкны тулысынча икмәк белән тәэмин итүгә ирешелгән. Җитмешенче елларда илнең хәрби куәте АКШныкы белән тигезләшә һәм ул дөньяда икенче урынны биләүче куәтле державага әверелә. Әһәмиятле халыкара мәсьәләләрне Советлар Союзы фикере белән исәпләшеп хәл итә башлыйлар. Җитмешенче елларда, Хельсинки килешүеннән соң, үзара ышаныч атмосферасына ирешелә.
Ләкин хакимияткә Горбачев килгәч, хәлләр тамырдан үзгәрде, Көнбатыш илләренең һәрбер гамәленә карата ташлама ясала башлады. Бу, әлбәттә, ил эчендә килеп туган объектив алшартлардан да килгәндер. Югыйсә, Сталин кайчандыр: «Дәүләт җитәкчеләре байлыкка ия булырга тиеш түгел, чөнки алар халык мәнфәгатьләрен кайгыртуны онытып, үз байлыкларын арттыру, саклау турында гына уйлый башлаячаклар», - дигән иде. Бүгенге көндә олигархларның һәм ил җитәкчеләренең күп кенә чит илләрнең банкларында счетлары бар һәм тулысынча шул илләргә бәйле. Ә алары исә Россиянең чәчәк атуын теләми.
Казбек РИЗВАНОВ,
Түбән Кама ветераннар советы рәисе урынбасары, отставкадагы майор.
Фото авторның шәхси архивыннан алынды.
Нет комментариев