Солдат альбомының файдасы
Ниһаять, җәй җитте. Кемдер эштә, кайберәүләр авылда яки бакчасында, ә мөмкинлеге булганнар, туроператорлардан юлламалар юнәтеп, җәйге ялын диңгез буенда үткәрә. Андыйларга кызыклы киңәшем бар...
Бер елны хатыным белән Кавказ якларында ял итеп кайтырга булдык. Без армия сафларында хезмәт иткәндә шундый бер матур гадәт бар иде: «дембель» якынлаша башлагач, фотоальбом ясыйбыз. Шунда ук хезмәттәшләр изге теләкләр белән адресларын да яза, янәсе, дөнья хәлен белеп булмый, бер булмаса бер кирәге чыгарга мөмкин.
Минем дә Кавказдан бер егет белән хезмәт иткәнем исемә төште. Фамилиясе Нестеренко иде. Альбомнан адресын эзләп таптым бит моның. Тырыша торгач, элемтәгә дә чыктым һәм планым турында сөйләдем. Ул бик нык шатланды...
Кавказга барырга җыенуыбызны ишетеп, безгә тагын биш кеше иярде. Ул якларда халык бик кунакчыл бит: дустым җидебезне дә ресторанда сыйлады, хәтта үзебез өчен түләргә дә ирек бирмәде. Хатын-кызның зирәклегенә таң калырлык: хатыным, сумкасыннан балалар өчен киемнәр җыелмасы чыгарып, группабыз исеменнән дустыма бүләк ясады. Ә ул каршы килмәде, бүләкне бик теләп алды.
Бу язманың асылы шул: җәйге ялыгызны чит төбәктә уздырырга планлаштырсагыз, армия альбомыгызга күз салырга онытмагыз. Бәлки, файдасы тияр.
Васил КАМАЛОВ.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев