Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Онытылмас хатирә

Илһам Шакировның арабыздан китүе – халкыбыз өчен зур фаҗига. Бу арада аның жырларын телевизордан һәрдаим карап барабыз, аның турында күпме генә сөйләсәң дә, күпме генә язсаң да аз, минемчә.

Чыннан да, Илһам Шакиров үзенең гомерен, бөтен сәләтен халкыбызга хезмәт итүгә багышлады. Республикабызда оештырылган һәм үзенең дәрәҗәсе белән зур әһәмияткә ия булган күп төрле чараларда актив катнашты.
Минем өчен иң истә калганы Илһам абый белән бергә 2015 елда «Шинник» спорт комплексында узган халыкара татарча көрәшне күзәтү булгандыр. Шунда аның белән бергә фотога да төшәргә насыйп булды. Ул минем кулымнан  тотып:  «Энем, Түбән Камада нинди эшләр башкарасыз?» – дип сорады. «Илһам абый, безнең шәһәрдә ике дистә елга якын аксакаллар шурасы эшләп килә. Мин шура рәисенең урынбасары булам. Шураның бурычы – динебезне, телебезне, җырларыбызны, гореф-гадәтләребезне саклап калу максатыннан, яшь буынны тәрбияләү. Шуңа күрә без, аксакаллар, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында еш булырга тырышабыз», – дип җавап бирдем. «Бик күркәм эш башкарасыз икән, алга таба да шулай дәвам итегез, энем», – диде Илһам абый.
Иманым камил, без – олы буын вәкилләре Илһам Шакировның инде безнең күңелләргә мәңгегә кереп урнашкан моңлы җырларын беркайчан да онытачак түгел. Ә менә бу олы мирасны яшь буын хәтерендә саклау бездән тора дип уйлыйм. Яшьләргә Илһам Шакировның җырларын тыңлатып, аларга дөрес тәрбия бирсәк, мәшһүр җырчының даны әле гасырларга китәр.
Мәснәви ҺАДИУЛЛИН, аксакаллар шурасы рәисе урынбасары.
Фотода: язма авторы уңда.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев