Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

«Күктә ни булмас, дисең...»

5 ноябрь төнендә Татарстанның кайбер урыннарында, шул исәптән Түбән Камада да, атмосферада була торган гаҗәп күренешләрнең берсе — төньяк балкышы күзәтелгән.

Беренче мәртәбә бу хакта ишеткәч, ышанмаган идем. Чөнки, исеменнән үк аңлашылганча, андый күренеш безнең якларда бөтенләй булырга тиеш түгел кебек. Төньяк балкышы, гадәттә, төньяк өлкәләрдә, төньяк һәм көньяк полюсларда, поляр киңлекләрдә күзәтелә. Бу хакта хәтта мәктәп укучылары да белә. Һәм, әлбәттә, салават күперендәге кебек бөтен төсләр җыелмасыннан торган бу күренешкә без элегрәк бары тик мәктәп дәреслекләреннән, телевидение тапшыруларыннан, кинолардан күреп кенә хозурлана идек. Ышанмауның сәбәбе шуннан да булгандыр, мөгаен. 

Тик хәзер — интернет заманы, бернинди вакыйганы да «чыш-пыш» колактан-колакка сөйләү белән генә чикләнмиләр. Озак та үтмәде, интернет киңлекләре, социаль челтәрләр әлеге гаҗәп күренеш турындагы хәбәрләр белән «шаулый» башлады. Әгәр бер, я ике кешедән генә ишетсәң, боларның күзләренә генә күренгәндер, дип уйлар идең, ә менә дистәләгән, йөзләгән кешедә берьюлы галлюцинация була алмыйдыр ул?! Өстәвенә, хәзер һәркемнең кул астында телефон-фотоаппарат бар: әлеге күренешнең шаһиты булган кешеләр тиз арада күпсанлы фоторәсемнәр, видео язмалар «элә» башладылар интернетка. Ышандырдылар... 

Күпләр бу күренешнең матурлыгына сокланса да, аның нидән килеп чыгуы белән кызыксынмый, яисә иң күп дигәндә үз-үзенә: «Нишләп болай икән инде бу?» дигән сорау куя да, тиз арада оныта. Ә кемнәрдер җавап эзли. Фотолар янына комментарийлар язып, әлеге күренешне үзләренчә аңлатырга тырышучылар да бар. Анда инде фән казанышларына нигезләнеп аңлатырга маташучылар белән беррәттән, фикерләрнең кеше ышанмастайлары да байтак иде. Әйтик, «Балкыштагы төсләр җыелмасы Татарстан әләменә охшаган. Тиздән Татарстан Конституциясе көне. Югарыдагы көчләр тарафыннан шуны хуплаудыр?!», — дип язучылар да аз булмады. Үзем дә, беренче фотоларны күрүгә үк, андагы төсләрне республикабыз флагына охшаганлыгына игътибар итеп, гаҗәпләнгән идем. 

Ә кемнәрдер кызыл төскә өстенлек биреп, «Кызыл төс — кан төсе. Бу хәерлегә түгел. Ахырзаман билгесе», — дип, яманга юрап язганнар. Икенчеләре исә: «Климатик коралны сынау нәтиҗәседер бу?!» — дип куйганнар... 

Чыннан да, нинди күренеш соң ул «төньяк балкышы» («поляр балкыш»)? Фән бу хакта нәрсә ди? Әлбәттә, җир атмосферасында була торган һәр күренешнең аңлатмасы булган кебек, бу сорауга да җавап бар. Җирнең магнит кыры полюслар аша үткәнлектән, галәмдәге корылмалы кисәкчекләр агышы шул магнит көч сызыклары буенча, Җир атмоферасына керә һәм поляр нурлар хасил итә. Гадәттә, Кояшның активлыгы бик нык артканда, ягъни андагы кабынышлар көчәйгәндә һәм кабынышларның саны күбәйгәндә Җирдә магнит давыллары барлыкка килә, төньяк балкышларын китереп чыгара.

Ә менә кайдадыр төньякта була торган бу күренеш ничек «адашып» Татарстанга килеп чыккан соң? Галимнәрнең раславынча, андый балкышлар Татарстан территориясе өстендә элегрәк тә булгалаган икән. Бу хакта КФУның В. П. Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясе директоры, Физика институты профессоры Юрий Нефедьев та әйткән. Хәтта гади татарстанлылар арасында да әле теге әле бу районда балкышны элегрәк күрүчеләр булган. Ни өчендер ул чакларда зур шау-шу куптармаганнар. Монысы да аңлашыла: элегрәк һәркемдә дә интернет челтәренә керү мөмкинлеге дә, фотоаппаратлы «текә» телефоннар да юк иде шул. Хәзер исә, кемнәрдер икешәр телефон йөртә, һәркем социаль челтәрдә «утыра»... 

Төньяк балкышы шикелле искиткеч матур күренешне күзәтеп тору күңелле, әлбәттә. Күпләрдә аңлатып бирә алмаслык матур хисләр тудыра ул. Тик бу күренешне һәрвакыт та кешеләргә уңай тәсир итә, дип булмый. Җирнең магнит кырына, «магнит давыллары«на, өстәвенә, кояшның активлыгына бәйле булганлыктан, сүз дә юк, организмы тирәлектәге үзгәрешләргә бик сизгер кешеләрнең сәламәтлегенә тискәре йогынты да ясый ул. Кан басымы күтәрелү, баш авырту, күңел төшенкелеге, депрессия һ.б. Бу хакта интернеттагы язмаларда да ачык күренде. Хәтта кайберәүләр берничә көн дәвамында, үзләрен начар хис иткәннәр. 

Монда тагын бер нәрсәне искә алу урынлы булыр: әле күптән түгел генә, һаман да шул интернет киңлекләрендә, бер кызыклы мәгълүмат укыган идем: имеш, галимнәр Кояшта озынлыгы йөзләрчә мең километрлы, ә киңлеге 50 мең километрлы ярык хасил булганлыгын ачыклаганнар. Бу хәбәр ни дәрәҗәдә чынбарлыкка туры киләдер, анысын исбатларга җыенмыйм. Галимнәрдән аермалы буларак, без гади кешеләр андый хәлне күз алдына да китерә алмыйбыз. Шулай да Кояшның кинәт активлашып китүенә һәм Җирнең һич көтелмәгән урыннарында балкышлар барлыкка килүенә, нинди дә булса аномаль вакыйганың йогынтысы булмыйча калмагандыр. 

Ни генә булмасын, галәмдә фән ачыклап бетерә алмаган нәрсәләр бихисап күп әле. Табигатьтә булгалап торган «сюрприз» лар шул хакта сөйли. Ә язмамны Гадулла Тукайның: 
«Күктә ни булмас, дисең, 
Очсыз-кырыйсыз күк бит ул...» — дигән шигъри юллары белән тәмамлыйм.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев