«Квартплата» квитанциясенә 21 пункт яза-яза, халыкны акыртып талый торгач, бөтенләй тормозлары тотмый башлады ахры, түрәләрнең, чик-чаманы югалттылар.
Түләгән квитанцияләрне җыеп, прибор күрсәт-кечләрен барысын да дәфтәргә язып, вакытында түләп барам. Тотылган суны хисаплагыч күрсәткечләрен дә тиешле көнне йортлар идарәсендәге тартмага кертеп салам.
Март аенда февраль өчен китерелгән «квартплата» квитанциясен алып карасам,...
«Квартплата» квитанциясенә 21 пункт яза-яза, халыкны акыртып талый торгач, бөтенләй тормозлары тотмый башлады ахры, түрәләрнең, чик-чаманы югалттылар.
Түләгән квитанцияләрне җыеп, прибор күрсәт-кечләрен барысын да дәфтәргә язып, вакытында түләп барам. Тотылган суны хисаплагыч күрсәткечләрен дә тиешле көнне йортлар идарәсендәге тартмага кертеп салам.
Март аенда февраль өчен китерелгән «квартплата» квитанциясен алып карасам, мин түләргә тиеш барлык сумманы 15 мең 522 сум 22 тиен дип язып куйганнар. Башым әйләнеп китте, берни аңламыйм. Кайманов урамындагы үзебезнең «ЖКХ+» идарәче компаниясенә киттем. Андагы гомуми мәсьәләләр буенча белгеч Марина Блязиковадан бу сумманың каян килгәнен аңлатып бирүен сорадым. Алар аңлатуынча, мин кайнар су приборын алыштырмаганмын, шунлыктан Кайманов урамындагы безнең 18нче йортта ОДН өчен тотылган суны да миңа язганнар.
«Гомум йорт ихтыяҗы өчен» дигән булып, йортлар идарәсе суны үз кирәк-ярагына тота, ә миннән түләтәләр! Нәрсә бу? Пенсионерның башы эшләми дигәч тә, көпә-көндез кычкыртып талау бит!
Соң мин бит көне-сәгатендә салкын һәм кайнар су хисаплагычлары күрсәткечен шул йортлар идарәсенә тапшырып бардым. Тотылган суны хисаплагыч та әйләнеп утыра. Әйләнгән приборны, срогы чыккан дип ватарга кирәк булгач, нигә хәбәр итмәгәннәр? Кешенең авырып китүе дә, хәтере таркау булуы да, картаю сәбәпле андый ваклыкларны белмәве дә мөмкин. Ә монда тоталар да, акча каералар! Фашистлар гына шулай явыз, кансыз булгандыр. Бездән җыйган акчага хезмәт хакы алып утыралар икән, кешеләргә су хисаплагычларын алмаштыру вакытын да хәбәр итәргә тиешләр дип саныйм.
Кайнар суга гыйнвар ае квитанциясендә 178 сум 59 тиен китерсеннәр дә, февраль ае өчен квартирда тотылган кайнар суга - 1716 сум 79 тиен язсыннар һәм шуннан тыш. Кайнар суга ОДН дип, 9 мең 684 сум 97 тиен өстәсеннәр әле! Инфаркт белән егылырсың, билләһи. Бу бит минем ай ярымлык пенсиям! Мин ничек яшәргә тиеш дим йортлар идарәсе белгече Марина Блязиковага. «Белмим, берни дә әйтә алмыйм», дип җилкәсен генә сикертте бу хатын.
Суга батучы саламга ябышкандай, «ЖКХ+» идарәче компаниясе хуҗасы Пугачев әфәндегә «прием»га язылдым. Павел Николаевич ягымлы гына күренде. Күңелдә өмет чаткылары да уянган кебек булды, хәтта. Ул минем сөйләгәнне тыңлап утырудан гына да ялыкты һәм бик тә арыды бугай: «Мин сезгә берничек тә ярдәм итә алмыйм. Гафу итегез, минем вакытым чыкты», - дип, мине бүлмәсендә калдырып ук чыгып тайды.
Без бит күндәм халык, акыртып таласалар да, язмышыбыз шулайдыр дип, эндәшмибез, кушканны эшлибез. Төгәл эшләсә дә, срогы чыккан дип күзгә төртеп күрсәтүләренә каршы килә алмадым, шул белгеч Марина ярдәме белән, кайнар су хисаплагычны алмаштырырга булдым.
Килделәр. Эшләп утырган су приборын алып, икенчесен куйганнар иде, гөжләп су ага башлады. Мин бит түләп алдым, яңаны куегыз, дим. Кире машинасына чыгып китеп, икенчесен алып керде бу кеше. Ә минекен пакетка төреп сумкасына ук салды. Эшләргә ярамагач, анысын кая илтәсез дим. Запчастька кирәк ди. Күзгә карап, мыскыл итүләре инде.
Соңыннан алар калдырган Актны караган идем, анда «представитель ИП Ибрагимов Ф.В» дип язылган, печать уртасында да «Ибрагимов Фанис Вагизович» дигән язу тора.
Суд юлында йөрергә йөрәгем чыдамас, аннан соң, карга күзен карга чукымас, шулай язгандыр инде дип, дарулар эчеп, үземне тынычландырдым. «Квартплата»га койрык итеп тагылган ОДН суммасын ай саен аз-азлап түләрмен дип уйладым. Елларга сузылса сузылыр, берьюлы бирә торган сумма түгел бит.
Әмма моның белән генә эш бетмәде шул, минем суд юлында йөрмәвеннән файдаланып, мыскыл итүләрен дәвам иттеләр. Анысы болай булды.
30 майда кичке сәгать 8дә өйгә кайтып, ишектән керүгә, суга баттым. Тизрәк утны яндырып карыйм дисәм, ут юк. Күршеләрдә бар, ә миндә юк. Күршем әйтә: «Иртәнге якта бер ир белән хатын электр щиты янында торалар, үзләре шаркылдап көләләр иде». Күршемнең, нишлисез, дигән соравына болар тагын шаркылдашканнар: «Менә утыгызны сүндереп китәбез». Күршем боларны эш белән йөриләр дип уйлаган, чөнки «квартплата» квитанциясенең 14че пуктында «Текущий ремонт внутри домовых электросетей, дип язылган бит. Бу икәүне шаярып сөйләшәләр дип уйлап, эшенә китеп барган күршем...
Минем суыткычтагы су идән буйлап аккан, байтак кына ашамлыкны ыргытырга туры килде. Менә бу - бер пенсионер тормышыннан.
Сентябрьдә «сайлау» уены булачак. Аның репетициясе булды инде, халыкны талап җыйган казна акчасын каядыр туздырырга кирәк бит. Хәзер башланачак: яшьләрне эштән куу белән куркыту, карт-корыга срогы чыккан чәй-конфет, бетләгән ярма тарату.
Әнә бит, «халык ялчы»ларыннан булган бер томанасы пенсия яшен озайтырга хыяллана. Ярый ла ул үзе, артына памперс кыстыра-кыстыра, 90 яшенә кадәр «киңәшче» булып утырыр. Халык бит болай да кырыла, пенсия яшенә дә җитми.
Икенче томанасы картайган ата-анасын (хөкүмәткә эшләп сәламәтлеге беткәч, тормыш арбасыннан шул ук хөкүмәт хәерчелек чокырына тибеп төшергән пенсионерны!) балалары карарга тиеш, дип саташа. Көне-төне завод эчендә зарарлы матдәләр сулаган, өстәвенә, хөкүмәт 15-20 еллык кредит кабаласына төшергән адәм баласы һәр айны авыру әтисенә - 10 меңлек даруны, укучы балаларына - 15 меңлек кием һәм ашамлыкны, яңа туган сабыена 3 меңлек чүпрәкне нинди акчага ала алсын соң?! Әле бит ничектер яшисе дә бар. Боларны уйларга баш кирәк, халыкны бөҗәккә санамый торган кеше булырга кирәк шул.
Ярый, юкчыллыкта яши торган хәерче Рәсәйнең тишек-тошыкларын санап бетереп булмас. Бүгенге көндә минем, үләксә урынына халыкны талаучы мескен ач козгыннарга 14 мең 801 сум 29 тиен хәер бирәсем бар. Эшләүчеләрне куып китереп, ә карт-корыны юмалый-юмалый сайлаткан депутатлар халыкка каршы чыгарган законнар белән бугазыма басып талый торган акчаны түлисем бар...
Земфира ГАРИФУЛЛИНА.
Нет комментариев