Кичәдән соң булган уйланулар яки ни өчен журналистка бәлеш ашарга ярамый?
Туфан Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театрында «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенең 55 еллыгына багышланган «Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль берләшмәнең чираттагы кичәсе узды.
Шәһәрдә эшләп килүче данлыклы берләшмә кысаларында, шулай ук халыкка мәгълүм икенче берләшмә кичәсен үткәрү — бик кызыклы чара. Өстәвенә, алар икесе дә иҗатка, мәдәнияткә, сәнгатькә, әдәбиятка бәйләнешле. Татарда «Бер казанга ике тәкә башы сыймый» дигән әйтем бар. Ә менә бу кичәне карагач, әйтем һәрчакта да үтәлеп бетмәскә дә мөмкин икәнен аңлыйсың. Сыйдырганнар бит...
Олы тарихы булган әдәби берләшмә юбилей кичәсенең шулай ук үткәне данлы сәхифәләргә бай «Җидегән чишмә» кысаларында узу һәм, тагын да игътибарга лаеклысы, кичәнең әле күптән түгел үзенең 35 еллык юбилеен гөрләтеп уздырган драма театрында үткәрелүе түбәнкамалыларда һәм кичә кунакларында нинди тәэсир калдырган соң — мине, беренче чиратта, әнә шунысы кызыксындырды. Ул миңа күп билгесезле математик гамәл шикелле тоелды. Аңа уңай чишелеш табу өчен оештыручыларга көчле һөнәри сизгерлек, алдан күрә алучанлык, интуиция, хәтта азрак кына күрәзәчелек сәләте дә кирәк булуын бөтен йөрәгем белән тойдым. Һичшиксез, монда төп максат — тамашачының йөрәгенә үтеп керү, аларның күңелендә кайчандыр «Җидегән чишмә» кичәләреннән соң була торган яисә шуңа охшаш хисләр уяту. Менә шуңа ирешелер микән? Театрга юнәлгәндә уйларым әнә шул хакта иде.
«Кама таңнары» әдәби берләшмәсе җитәкчесе Рәсимә Нәбиуллинаның, әзерлек эшләре барышында, нервысы аз талкынмаганын да беләм, берләшмә әгъзалары да, кичә ничегрәк чыгар икән дип, бик дулкынландылар.
Сүз дә юк, алар өчен зур бәйрәм булды: кичәдә «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе һәм, әлбәттә, аның әгъзалары чиксез зур мактауларга коенды. Башкача мөмкин дә түгел: төрле дәрәҗәдәге кешеләр, шәхесләр тарафыннан сәхнәдән дә, тамаша залыннан да бик күп матур, күтәренке рухтагы сүзләр яңгырап торсын әле! Мактауларга мин дә кушылам. Бер якын танышым әйткәнчә, «Кама таңнары» — афәриннәр!". Бүгенге көндә халык арасында татар телен пропагандалауда, кешеләрдә әдәбиятыбызга карата мәхәббәт тәрбияләүдә искиткеч зур эш башкаралар. Һәм, чыннан да, әдәби берләшмәнең чишмә башыннан — шәһәребезнең әле төзелә генә башлаган чагында Камил Гыйльмуллин җитәкләгән гади генә әдәби түгәрәктән башлап, тирә-як төбәктә танылган берләшмәгә әверелгән шушы вакытына кадәр, алар үз алларына әнә шул максатларны куеп эшлиләр...
Инде, "Җидегән чишмә"нең үзенә тукталыйк. Хәтта аның турында күбрәк тә язарга кирәктер, бәлки? Ник дигәндә, "Кама таңнары«ның юбилее көн саен да, ел саен да булмый. Ә менә «Җидегән чишмә» белән без һәрчак бергә калачакбыз. Хәтта аның бер елга билгеләнгән планында да дистәләгән кичәләр вәгъдә ителә.
«Җидегән чишмә» нең театрга багышланган кичәсе белән "Кама таңнары«на багышланганы бик якын арада булгач, күңелне ниндидер бер эчке сиземләү тырный башлаган иде. Һәр нәрсә чагыштырулар аша бәяләнә бит. Ә монда, театр турындагы уй-хисләр суынырга да өлгермәде һәм менә сиңа мә... әдәби берләшмә кичәсе. Әлбәттә, Туфан Миңнуллин исемендәге татар драма театры режиссеры Рөстәм Галиев үзенең бәгырь җимешенә — театрына — кагылышлы кичәгә әзерлеккә аз көч куймагандыр? Һәм нибары ике атна аерымасы белән тагын бер кичә! Чагыштыру угының уңай ягы кайсы тарафка юнәлгәнен аңлау өчен психолог булырга кирәк түгелдер?
Кичәнең барышы турында язып, һәрбер чыгыш ясаучыны санап, алар әйткән сүзне ассызыкларга җыенмыйм. Көтмәгез! Нинди бәя бирергә була соң кичәнең үзенә? «Җидегән чишмә» булган көннән башлап, менә шушы язмага нокта куйганчы, аңа карата бик күп фикерләр ишеттем. Бәяләр төрлечә. Хәтта фикерләрнең кискен аерылуына гаҗәпләнеп тә куйдым. Кыскасы, бу көннәрдә "Җидегән чишмә"гә" кагылышлы һәр әңгәмә «Булдырдылар!..» дигән сүзләр белән башланды. Бу сүзнең никадәр алдаучан икәнен мин шушы яшемә җитеп, яңа гына төшендем. Нәтиҗәне ул сүзгә карап түгел, аннан соң әйтелгәннәренә карап кына ясарга була икән ләбаса...
Әле кичә генә телефоннан берәү шалтыратты. Белгән кеше. «Син «Җидегән чишмә» турында язмыйча калмассың инде, шулаймы», — ди. «Әйе, исәбем бар», — дим. «Әгәр мактап язасың икән, мин сине хөрмәт итүдән туктыйм», — ди бу. Нәрсә әйтергә белмичә аптырап калдым. Югыйсә, исәбем мактау да, яманлау да түгел иде. Шул ук вакытта, бу өлкән дустымны үзем дә хөрмәт итәм бит әле. Нүжәли күп еллык яхшы мөнәсәбәтләргә, менә шулай бер селтәнүдә нокта куелыр инде?.. «Карале, син кичәдән соң бәлеш ашадыңмы?» — дип дәвам итте сүзен дустым. Чыннан да, кичәнең сәхнәдәге өлеше тәмамлангач, ахырдан, «Җидегән бәлеш» дигән өлеше дә булды бит әле. Элекке кичәләрдәге шикелле, сәхнә түренә күтәрелеп, озаклап нотыклар сөйләүләргә чик куелганлыктан, сөйләргә бик ашкынып та, теләкләрен канәгатьләндерә алмаганнар, кем әйтмешли, «телләре кычытканнар», кичәнең нәкъ менә шушы өлешендә сөйләп рәхәтләнделәр ичмаса: үз фикерләрен әйтә алдылар, шигырьләрен укыдылар, истәлекләре белән уртаклаштылар, мәзәкләр әйтүчеләр дә булды... Кыскасы, чыгыш ясаучыларның һәр сүзен биредә калган тамашачы тәмле бәлеш порциясе белән кушып йота гына барды. Менә бит, бу "Җидегән чишмә«дә яңалык түгелмени?! Ә бәлеше, бер ялгансыз, тәмле иде. Миңа кем пешергәне эләккәндер, анысы караңгы. Бар бит ризыкка бар күңел җылысын салып пешерә белүче оста татар хуҗабикәләре! Афәрин! Дустыма: «Әйе бәлеш ашадым. Һәм ул бик тәмле булды», — дим. «Менә-менә, корсак ризыгы белән рухи азыкны бутамаска кирәк. Гомумән, журналистларга бәлеш ашарга ярамый. Ул дөрес бәя бирергә комачаулый», — дип эләктереп алды дустым...
Миңа калса, кичә алай бик үк начар да булмады шикелле бит. Әллә соң, чыннан да, бәлеш тәме?.. Юк, юк, мин бит: «Бу кичәдә, барлык куелган максатка да ирешелде». — дип язарга җыенмыйм. Чөнки барыбыз да белә: әдәби-музыкаль берләшмәне яңа форматта оештырып, аңа элекке данын кире кайтару максат итеп куелды. Шуны тормышка ашыру буенча эзләнүләр бара, тукталып торганы юк һәм бу катлаулы мәсьәләне хәл иткәндә, барысы да «Окей» дип әйтә алмыйбыз. Бу бер минем генә фикер түгел.
Туфан Миңнуллин исемендәге татар драма театры режиссеры, «Җидегән чишмә»нең оештыру җитәкчесе Рөстәм Галиев алдында әнә шул кыен мәсьәләне хәл итү бурычы тора. Бер-бер артлы ике кичә шаулап узганнан соң, миңа Рөстәм әфәнде белән сөйләшергә туры килде. Ул, бөтен «карта»ларын ачып салмаса да, үзенең кайбер планнары булуы турында әйтте. Уй-фикерләрен халыкка җиткерергә дә теләге бар икән. Әлбәттә, үзе дә түбәнкамалыларның тәкъдимнәрен ишетергә тели. Яңа ел бәйрәмнәре узгач, «Туган як»ка интервью бирү теләге булуын да белдерде...
Иң мөһиме, җәмәгать, шактый еллар торгынлык кичергән бу эш урыныннан кузгалды, аны хәзер туктатырга ярамый. Бай тарихлы Туфан Миңнуллин исемендәге татар драма театры режиссеры Рөстәм Галиtв һәм театрның барлык артистлары бу эшкә ныклап һәм теләп кушылды. Ә уңышка ирешү юлында гел күтәрелешләр генә түгел, югалтулар да булчак. Әйдәгез, киләчәккә ышаныч белән карыйк.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев