Елатучылар түгел, елмайтучылар кирәк
Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә шәһәребездә яшәп иҗат итүче юмор остасы Илдар Хәйруллинның 60 яшьлек юбилее уңаеннан әдәби-музыкаль кичә оештырылды.
Чараны ачып җибәргәндә китапханәче Әнфисә ханым Фәйзетдинова шундый шигырь юллары китерде:
Таулар биек,
әмма кеше – бөек,
Таулардан зур
кеше акылы.
Никадәр биек булсалар да,
Атлый кеше
таулар аркылы.
Бу сүзләр нәкъ менә Илдар Шәмсулла улына багышлана кебек. Аларга өстәп, данлыклы хезмәт юлы узган мәгариф ветераны Суфиян ага Минһаҗев, бүгенге героебызны «Корыч ничек чыныкты» романының төп герое һәм легендар очучы Маресьев белән, ә аның тормыш иптәше Рузалияне «декабрист хатыны» белән чагыштырды.
Чыннан да, Илдар белән Рузалия 37 ел бергә яшиләр. Һава десанты хезмәтен үтәп кайтканнан соң, өч кенә ел шин заводында эшләп калган Илдар, аяусыз авыру аркасында, бер-бер артлы өч катлаулы операция кичереп, коляскага утыра. Тик ул югалып калмый, иҗат белән шөгыльләнә башлый.
Бүгенге көндә Илдар Хәйруллин – биш китап авторы. Тиздән дөнья күрәчәк алтынчы китабын көтә. Аның юморескалары бик күп газеталарда даими рәвештә чыга. Күпчелек шаян хикәяләре иң беренче «Туган як» газетасында басыла, әлбәттә...
Ә инде кичәгә әйләнеп кайтсак, ул бик җылы узды. Язучының хикәяләрен Рәфидә Хәмитова («Аек баштан»), Илшат Хәбибуллин («Прокурорга мөрәҗәгать»), Лариса Гаврилова («Акча») укыды. Шулай ук хатыны Рузалиягә дә кызыклы гына сораулар бирделәр. Шуларның берсе: «Илдар әфәндегә кайчан илһам килә?» Җавап: «Ул аны үзе дә белми. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында каләм сорап алырга мөмкин». Илдарның бертуган апасы Әлфия ханым да катнашты чарада. «100 яшьлек бабайлар белән дә, балалар белән уртак тел таба ала», – дип өстәде ул, туганының тагын бер уңай сыйфатын искә алып.
Әйе, күп балалы гаиләдә туган «төпчек» Илдар үзенең оста юморчы булуы белән күпләрне шаккаттыра. Бик күпләр «Туган як»ны алуга, баштан газетаның соңгы битен ачып карыйлар, чөнки анда язучының юморескасы бик сирәк очракта гына булмый кала.
Кичәдә «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзалары да катнашты. Илдар Хәйруллин үзе дә шушы берләшмә әгъзасы. Нурзия Мирхазова, Фәнүзә Сабирова һәм Нәфисә Баязитова бер-бер артлы сүз алып, каләмдәшләрен олы юбилее белән котладылар. Чыгышлар җырлар белән үрелеп барды. Сүз остасы Илшат Хәбибуллин, яшь җырчы Шамил Хаҗипов чыгыш ясады. Гөлфия Мусина башкаруында «Хата» дигән юмористик хикәяне дә залдагылар зур дулкынлану белән тыңладылар. «Афәрин, китапханәче кызлар!» – диясе килде. Чыгышларның тәэсирен язып кына аңлатып булмый, аның өчен шушы залда булырга кирәк. Ә Гөлчирә апа Ибәтуллина үзе язган шаян шигырен укып, залдагыларны елмайтып та алды.
Үземнең дә Илдар әфәнде белән әңгәмә корганым бар. Ул төпле фикере белән бик тиз арада игътибарны үзенә җәлеп итә торган шәхес. Нинди генә авырлыклар кичерсә дә, үзенең Һава-десант гәскәрләрендә хезмәт итеп, 19 тапкыр парашют белән сикерүен зур горурлык белән сөйли.
Гомумән, Әнфисә ханым әйтмешли, ул үзенең «сыгылмалы» сөйләме белән башкаларны шаккатырырга җыенмый, бары тик һәркемне кызыксындырырлык иҗаты белән тыныч кына халкыбызга хезмәт итә. Безгә үзенең рухи азыгын җиткереп, үрнәк күрсәтә.
Әнфисә ханым кичәне Фәнис Яруллинның йөрәккә үтеп керешле сүзләре белән тәмамлады: «Көчле рухлылар гына максатка ирешә алалар, түземлеләр генә бәхеткә лаек». Син шундыйлар токымыннан, Илдар! Булган сәламәтлегең какшымасын, озак яшә!
Васил КАМАЛОВ.
Фотода: И.Хәйруллинның иҗат күргәзмәсе (өстә); кичә мизгелләре (аста).
Автор фотосы.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев