Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Бу ремонт кем өчен?

Сәфәрдән кайтуыбызга яңалык: без яшәгән йортның эчке ягында ремонт башланган. Аңа кадәр тышкы фасадын ремонтлаганнар иде, ел азагында өч ай лифтсыз тордык: аны алыштырдылар, июльдә подъезддагы электр челтәренә «тотындылар», инде чират түшәм-стена, идәнгә җиткән. Монда уфылдарга түгел, сөенергә кирәк тә бит, тик ремонт тузаны арасында яшәү туйдыра башлады. Әле монысында...

Сәфәрдән кайтуыбызга яңалык: без яшәгән йортның эчке ягында ремонт башланган. Аңа кадәр тышкы фасадын ремонтлаганнар иде, ел азагында өч ай лифтсыз тордык: аны алыштырдылар, июльдә подъезддагы электр челтәренә «тотындылар», инде чират түшәм-стена, идәнгә җиткән. Монда уфылдарга түгел, сөенергә кирәк тә бит, тик ремонт тузаны арасында яшәү туйдыра башлады. Әле монысында электр щитларын, этажлар арасында ишекләрне яңарттылар, түшәмне әллә ничә кат тигезләп, буядылар; стенаның купкан буявын кыру, тигезләү дә бер көндә генә башкарылмады. Ремонт тузаны коридорга гына түгел, бүлмәгә дә «үрмәләде». Ә лифт? Мескен, аның яңалыгы инде күренми дә. Хәер, монда ремонт кына гаепле түгел - шушы йортта яшәүчеләрнең гамьсезлеге, ваемсызлыгы, хәтта шакшылыгы бу.
Яңа лифтны эшләтеп җибәргәннең икенче көнендә үк стенасындагы куллану инструкциясен йолкып алдылар, бер атнадан «җырламый» башлады, ә бер көнне этаж санын күрсәтеп торган тәрәзәнең эчке ягында 4ле саны ауган иде. Эшләвенә бер ел, күрмәгәне калмады бугай мескеннең: идәнендә почта тартмасыннан алынган газета, белдерү кәгазьләре, автобус-трамвай билеты, касса чегы, тәмәке төпчеге, аракы-сырадан бушаган шешә булыр; көзгедән үзеңне күрү мөмкин түгел, стенасында аяк киеме эзе... Кыскасы, анда ике кеше керсә, өс киеме пычранмый калмый. Әле идәненә басарга җирәнгеч, шунда какыралар, төкерәләр. Тәмәке тартырга да чирканмыйлар. Кайбер көнне кирәкле төймәгә ачкыч белән төртергә туры килә, чөнки ул йә канга буялган, йә башкасына.
Кемнәр яши безнең йортта? Бер т...как сыер бөтен көтүне буклый, дигәне шушы була инде. Ничә тапкыр подъездда чисталык сакларга чакырып, белдерү кәгазе элделәр - шунда ук ертып ташлыйлар. Кемдер хәтта шигырь язып ябыштырды - аны да кабул итмәде йортта яшәүчеләр. Нәрсә җитми, нигә шулкадәр куллары кычыта? Дөрес, гаепне барысына да ягу дөрес булмас. Һәр катта бер миһербанлысы килеп чыга: ремонт вакытында коридор идәнен себереп-юып ала, лифт эчендә калдырылган чүпне ташлый, почта әрҗәләре янында аунап яткан белдерү кәгазьләрен җыючы да табыла.
Йортның гомуми кулланыштагы урыннарында (подъезд эчендә) закон буенча тәмәке тарту тыела. Ләкин ул кәгазьдә генә. Кайбер көнне тәмәке төтенен кул белән куа-куа барырга туры килә. Сүз әйтеп кара: килеп ябышырга да күп сорап тормыйлар! Әле ремонт тәмамланды гына, ә яңа линолеумда тәмәке төпчегеннән янган урын барлыкка килде. Төпчекне тәрәзә төбендә, батарея өстендә дә сүндерәләр, идәнгә ташлыйлар. Шулай берсенә: «Нигә чүп торбасына ташламыйсың?» - дигән идем, шундый җавап алдым: «Чүпкә ут кабып, яна башлавы бар. Аның төтене бүлмәгә кадәр керә». Имәндә икән чикләвек: аның тәмәке исе башкаларга зыян китерсә дә ярый, ә үзе сасы исне күтәрә алмый...
Идарәче компания капиталь ремонт турында отчет бирер анысы, ә менә анда яшәүчеләр үзләре өчен нәтиҗә ясармы?
Нурисә ГАБДУЛЛИНА,
Төзүчеләр проспектындагы
6нчы йортта яшәүче.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев