Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язылучы почмагы

Бик җайлы помидор маринадлау рецепты

Кирәк булачак: помидор, сарымсак, суган, укроп зонтиклары, кара карлыган яфрагы, көнбагыш мае.

Кирәк булачак: помидор, сарымсак, суган, укроп зонтиклары, кара карлыган яфрагы, көнбагыш мае.

Тозлык өчен (1 литр суга): 1 аш кашыгы тоз, 3 аш кашыгы шикәр комы, 50 мл 9 процентлы аш серкәсе, 1 данә дәфнә яфрагы, 2 данә түгәрәк кара борыч.

Әзерлибез:
Банкаларны микродулкынлы мичтә 2 минут стерильләштерәбез. Банка төпләренә берәр укроп зонтигы, икешәр кара карлыган яфрагы, сарымсак, боҗралап туралган суган салабыз. Помидорларны, зурлыгына карап, 2 — 4 кисәккә турыйбыз. Һәр банкага 3 аш кашыгы сыек көнбагыш мае салабыз.

Тозлыкны болайрак ясыйбыз: кәстрүлгә су салып, кайнатырга куябыз, тоз, шикәр комы, дәфнә яфрагы, кара борыч өстибез. Кайнап чыкканнан соң, аш серкәсе салып, 3-4 минут тагын кайнатабыз, аннан помидорлы банкаларны тозлык белән тутырабыз. Зур кәстрүл төбенә сөлге салып, банкаларны шунда урнаштырабыз. Капкачларны әле ябарга кирәкми. Кәстрүлгә 6-8 см тулып җитмәслек итеп, кайнар су салабыз. 12 — 15 минут стерильләштергәннән соң, банкаларның капкачларын ябып, астын өскә әйләндереп, җылы юрганга төреп куябыз.

«Ватаным Татарстан»
Фото: freepik. com

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев